Табиблар коронавирус белән авыручыларның миендә Covid-19 эзләрен ачыклаган
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Табиблар коронавирус инфекциясеннән үлгән кешеләрнең яртысыннан күбрәгенең баш миендә коронавирус эзләрен тапкан. Бу хакта The Lancet журналына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.
Тикшерүне Гамбургның университет клиникасы — Эппендорф белгечләре үткәргән. Мәгълүмат алу өчен алар Covid-19 инфекциясеннән үлгән 51яшьтән алып 94 яшьлек 43 пациентның мәетен тикшергән. Аларның мәгълүматлары буенча, тикшерелгән мәетләрнең 53 процентының баш миендә вирус эзләре табылган.
«Инфекция эзләрен баш мие кәүсәсе күзәнәкләрендә һәм аннан аерылып китүче нейроннарда ачыклаганнар. 14 процент пациентның шулай ук кан әйләнеше кимүе, ә 86 процентында — астроглиоз (астроцитларның аномаль артуы)», — диелә тикшеренү материалларында.
Авторлар сүзләренчә, баш миенә коронавирусның тәэсире бик аз. Алар инфекциянең үзәк нерв системасына турыдан-туры җимергеч йогынтысын ачыкламаган.