Чулпан Җәлилова: Балачакта минем өчен төп кеше әни түгел, әти иде
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова Резеда Сәлаховага биргән интервьюда балачагында әтисе белән үзара мөнәсәбәтләре турында сөйләгән. «Балачакта минем өчен төп кеше әни түгел, әти иде», — дигән ул.
«Әти минем белән күп шөгыльләнде, әкиятләр дә уйлап чыгара иде, Казансуда көймәдә дә йөртте, үзе белән эшенә дә ала иде. Аның күн креслосын хәтерлим. Мин сабыр, тыныч бала булганмын, көтеп утыра идем. Ул киңәшмәләрдән чыккач, әти инде „минеке“ иде. Миңа вакытын кызганмады», — дигән Чулпан Җәлилова.
Ул Гази Кашшаф гаиләсе белән 1940 елда Ялтада ял иткән вакытларын искә алды. «Әти анда да гел мине үз яныннан җибәрмәгән, күз уңыннан югалсам да, „Чулпан кайда“ дип сораштырган. Мин ул Ялтаны томанлы гына хәтерлим. Ак фонтан тирәсендә йөри идек, аннары әти волейбол уйнарга киткәндә, мин көнләшә идем. Миңа минут саен әти белән булу кирәк иде. Ул фронтка киткәч, өзелеп сагындым. Берәрсе рәнҗетсә дә, кичен әтигә мендәргә йөз белән капланып зарлана идем», — дип сөйләгән.
Чулпан Җәлилова сугыш башлангач, әти-әнисенең кәефсез булганнарын искә алды. Казан сугыш елларында үзе өчен куркыныч булып истә калганын әйтте. «Урамнар караңгы иде бит, гел өстән түбәдән берәр җен килеп чыгар төсле иде», — диде.