Казанда сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Бүген «Сувар Плаза» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсен ачу тантанасы узды. Чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар Шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов һ.б. катнашты. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Намаз уку бүлмәсе сәүдә үзәгенең 3нче катында урнашкан. Намаз уку бүлмәсенә Иранның Генераль консуллыгы аша керергә кирәк. Тәһарәт алу бүлмәсен караганнан соң, кунаклар намазга уку бүлмәсенә җыелдылар. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин беренче азанны әйтте, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар Шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов дога кылды. Аннан соң кунаклар җәмәгать намазы укыды. Моннан тыш, намаз уку бүлмәсенә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бастырылган Коръән мәгънәви тәрҗемәсе — «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмалары бүләк ителде.
Хәзерге вакытта «Тандем» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачу буенча сөйләшүләр алып барыла.