Татарстанда вакцинация ясатучылар өчен битлек режимы гамәлдән чыгарылмаячак
(Казан, 15 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән прививка ясаткан кешеләр өчен җәмәгать урыннарында битлек кию режимын гамәлдән чыгару мөмкинлеген карамыйлар. «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шул хакта хәбәр итте. «Әлегә вакцинация авыруның булмаячагына 100 процент гарантия бирмәү сәбәпле, битлек режимын гамәлдән чыгару каралмый. Читать дальше...