Татарстандагы биш югары уку йортында Covid кагыйдәләрен бозганнар
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстандагы биш югары уку йортында Covid-19 коронавирусын кисәтү буенча санитария кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте. «Тикшерүләр бара. Бу атнада 11 югары уку йортын, Чаллыда һәм Түбән Камада дүрт филиалны карадык. Читать дальше...