«Белем җәүһәрләре-2020» интернет-проектлар бәйгесенең Гран-при иясе билгеле
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Самар татарлары» мәгълүмат медиа-порталы коллективы «Белем җәүһәрләре-2020» XI Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә Гран-при иясе булды. Бүген җиңүчеләрне «Пирамида» үзәгендә бүләклиләр. «Самар татарлары» порталын Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, проектның авторы һәм баш мөхәррир Римма Нуретдинова гамәлгә куйган. Гран-при иясенә ноутбук тапшырылды Бәйгенең беренче, икенче, өченче урыннарга билгеләнгән барлыгы 34 җиңүчесе үз бүләкләрен алды. Бу минутларда «Әдәби марафон» XIII Дөньякүләм китап укучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы бара.