Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Новости за 20.11.2020

Даһи Ленин халыкларга туры юлны күрсәтте?

Tatar-inform.tatar 

Классик шагыйребез Сибгат Хәким Казан шәһәренең Ирек мәйданы янындагы йортта гына яшәде. Ленинга республикабызда куелган иң зур, иң мәртәбәле һәйкәл дә аның өенә бик якын, Ленин урамына (хәзер Кремль урамы) күтәрелү өчен дә фәкать бер тыкырык аша гына узарга кирәк иде. Шуңа да олуг әдибебез, еш кына, таң атканда, шушы урамда йөрергә яраткан һәм, нәтиҗәдә, татар халкының зур күпчелеге яттан сөйләп бирә торган «Күңелем Ленин белән сөйләшә» дигән шигырен иҗат иткән. Ленин бабай белән сөйләшүчеләр ул вакытта бер С. Читать дальше...

Рамил Гали Татарстан Фотографлар берлеге рәисе итеп сайланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотохәбәрчесе Рамил Гали Татарстан Республикасы Фотографлар берлеге рәисе итеп билгеләнде. Бу хакта агентлыкка үз чыганакларыннан билгеле булды. Танылган фоторәссам Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларында 1985 елдан бирле эшли. Ул «Вечерняя Казань», «Татарстан яшьләре» һәм «Шәһри Казан» газеталарының фотохәбәрчесе була. 2000 елда «Комсомольская правда» газетасы чакыруы буенча Мәскәүгә күчеп китә, алга таба «Коммерсантъ» нәшрият... Читать дальше...

«Бәллүр каләм» җиңүчеләрен бүләкләү чарасында редакцияләргә машиналар тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның «Корстон» комплексында Журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXIII конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы бара. Биредә берничә редакциягә «Лада Ларгус» автомобильләре тапшырылды. Машиналар «Шәһри Казан» газетасы, «Ялкын», «Салават күпере» журналлары, Кукмараның «Хезмәт даны», Минзәләнең «Минзәлә-информ», Балтачның «Хезмәт» газетасы редакцияләренә тапшырылды.  «Пандемия үз төзәтмәләрен кертте. Майда уздырасы тантананы барыбер уздырырга уйладык. Читать дальше...



Митрополит Феофан белән хушлашу мәрасименең башлану вакыты билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Митрополит Феофан белән хушлашу мәрасименең башлану вакыты билгеле булды. Җеназаны 23 ноябрьдә, иртәнге 9да Казан Кремлендәге Благовещение соборында укыячаклар. Татарстан митрополиясендә әлеге мәгълүматны расладылар. Җеназаны Мәскәү Патриархиясенең эшләр идарәчесе Воскресенский митрополиты Дионисий үткәрәчәк. Башлангыч мәгълүматлар буенча, дин тотучыларга җеназада катнашырга рөхсәт итәчәкләр. «Татар-информ» агентлыгы бүген иртән, 20 ноябрьдә, коронавирус... Читать дальше...

Миңнеханов «Россия вертолетлары» холдингының Директорлар советы утырышында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия вертолетлары» холдингының Директорлар советы утырышында катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Казан вертолет заводында узган утырышны «Ростех» Дәүләт корпорациясенең авиация комплексы индустриаль директоры, Директорлар советы рәисе Анатолий Сердюков үткәрде. Утырыш кысаларында «КВЗ» ГАҖ идарәче директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Белых Директорлар советы әгъзаларына... Читать дальше...

Миңнеханов һәм Сердюков Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятендә булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» Дәүләт корпорациясенең авиация кластеры индустриаль директоры Анатолий Сердюков П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятендә булды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Кунакларның П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятенә сәфәре кысаларында Татарстан Республикасында «Ворлдкиллс» хәрәкәте тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов һәм Анатолий Сердюков «Авиация... Читать дальше...

Мәдәният министры урынбасары: Мәдәни мөнәсәбәтләр – яхшы хезмәттәшлек нигезе ул

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Төбәкләр арасындагы мәдәни мөнәсәбәтләр барлык өлкәләрдә дә яхшы хезмәттәшлек итүнең нигезе булып тора. Бу турыда Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда «Себер татарлары: реликвияләр һәм коллекцияләр» күргәзмәсе ачылышында Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте. «Бүген Казаныбызда, дөрестән дә, тарихи вакыйга. Күргәзмәдә бик сирәк очрый торган йөздән артык экспонат тәкъдим ителгән. Бу — безнең милләтебез, тарихыбыз өчен бик истәлекле көн. Читать дальше...



Быел «Әдәби марафон»да катнашмаган районнар билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Аксубай, Югары Ослан, Кама Тамагы, Спас, Ютазы районнары «Әдәби марафон» XIII Дөньякүләм китап укучылар бәйгесендә катнашмаган. «Татарстан Республикасында яшәп тә, татарча китап укымаган районнар бар», — дип игълан итте алып баручылар бүген бүләкләү тантанасында. Бөгелмә, Чүпрәле, Чистай, Алексеевск, Әлки, Кайбыч, Лаеш, Нурлат, Тәтеш, Яңа Чишмә, Тукай, Менделеевск, Минзәлә, Чирмешән, Әтнә, Мөслим, Баулы, Алабуга, Түбән Кама, Биектау... Читать дальше...

Сахалинда «Синең белән илең горурлана, бөек татар халкы» күргәзмәсе ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). 21 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр Сахалин өлкәсенең фәнни китапханәсендә «Синең белән илең горурлана, бөек татар халкы» дигән китап күргәзмәсе ачылачак. Ул Татарстан Республикасы оешуга йөз ел тулуга багышлана. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Сахалин өлкәсенең Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зәкия Вәлитова сөйләде. «Сахалин өлкәсендәге Татар милли-мәдәни автономиясенең биш еллыгы уңаеннан без өлкә китапханәсенә йөз китап бүләк итәргә булдык»... Читать дальше...

11 сыйныфлар йомгаклау иншасын 2021 елның апрелендә язачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 11 сыйныфлар өчен йомгаклау иншасы язуны 2020 елның декабреннән киләсе елның апреленә күчерделәр. Мондый карар начар эпидемиологик вазгыять аркасында кабул ителгән. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. «Инша язу 2021 елның 5 апрелендә узачак», — диделәр ведомствода. 11 сыйныф укучылар өчен йомгаклау иншасы Бердәм дәүләт имтиханына керү өчен кирәк. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар инша урынына изложение яза ала. Читать дальше...

Казанда пассажир автобусында эшләүче иң яшь йөртүчегә 21 яшь

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда иң яшь автобус йөртүчесе Евгения Федотовага — нибары 21 яшь. Җәмәгать транспорты йөртүчесе булып эшләүче кыз турында видеосюжет Татарстан Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясенең «ВКонтакте» дагы рәсми төркемендә чыкты. Евгения Казан шәһәренең 9 нчы пассажир автотранспорт предприятиесендә эшли, 53 нче автобуста пассажирларны йөртә. Башта ул предприятиедә кондуктор булып эшләгән, соңыннан автомәктәптә укыган һәм машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханнарны уңышлы тапшырган. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин бадминтон буенча алты тапкыр Россия чемпионы белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бадминтон буенча алты тапкыр Россия чемпионы, Татарстан спортчысы Евгения Косецкая белән очрашты. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Сезне чын күңелдән котлыйм. Сез туган Татарстаныбызны һәм тулаем алганда Россияне данга күмәсез. Республикада бадминтонның актив рәвештә үсеш кичерүенә шатмын, сезнең өчен җан атачакбыз», — дип мөрәҗәгать итте Мөхәммәтшин спортчыга. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә... Читать дальше...

Татар китабы йортындагы кичәдә милли көйләрне гитарада башкарачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 25 ноябрьдә, 18:00 сәгатьтә Татар китабы йортында татар халык көйләре гитарада яңа яңгырашта тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Кичәдә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерватория доценты, композитор, мультиинструменталист, бард Виталий Харисовның классик гитара өчен эшкәртелгән татар халык көйләрен яшь музыкант Айдар Абдрәхимов уйнаячак. Айдар Абдрәхимов гитара өчен эшкәртелгән татар көйләренең асылы һәм үзенчәлеге, аларны ничек үзләштерүе турында да сөйләячәк. Читать дальше...

Татарстан митрополиясенең вакытлы идарәчесе итеп Марий Эл митрополиты билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Йошкар-Ола һәм Марий Эл митрополиты Иоанн Татарстан митрополиясенең вакытлы идарәчесе итеп билгеләнде. Бу хакта Татарстан митрополиясеннән хәбәр иттеләр. Йошкар-Ола һәм Марий Эл митрополиты Иоанн Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл указы белән билгеләнде. «Татар-информ» агентлыгы бүген иртән, 20 ноябрьдә, коронавирус инфекциясе аркасындагы өзлегүләр нәтиҗәсендә Татарстан митрополиты Феофанның 74нче яшендә вафат булуы хакында хәбәр иткән иде. Дүшәмбе көнне, 23 ноябрьдә... Читать дальше...


Музыкальные новости
Татьяна Рязапова

Предложения АИРР поддержала комиссия Госсовета





Персональные новости
Зенит

Крах «Зенита»: «Рубин» сенсационно победил в Петербурге и оживил золотую гонку





Саба районы «Әдәби марафон» бәйгесендә җиңү яулады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Саба районы «Әдәби марафон» XIII Дөньякүләм китап укучылар бәйгесендә беренче урынны яулады. Бүген җиңүчеләрне «Пирамида» үзәгендә бүләкләделәр. Былтыр бәйгедә Сабадан 145 кеше катнашкан булса, быел аларның саны 246 га җиткән. Марафонда катнашучыларның күпчелеге мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре. Сабалылар «Әдәби марафон» социаль челтәрләрдә дә актив күтәрелгәнен, катнашырга гел өндәп торганнарын әйттеләр. «Мин нишләп укымыйм икән» дип ак көнләшү белән кереп киттеләр. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин митрополит Феофанның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары исеменнән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның вафат булуын бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Телеграмма Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе адресына юлланган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Аның бөтен тормышы һәм эшчәнлеге Аллаһы Тәгаләгә һәм кешеләргә тугры хезмәт итү үрнәге булды. Рухи кыйммәтләр һәм югары әхлакый идеалларны эзлекле рәвештә саклау... Читать дальше...

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләр исемлеге билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). 16-19 ноябрь көннәрендә Казанда XX «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә йомгак ясалды. Кичә бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина сөйләде. «Быел бәйгедә Татарстанның 17 районыннан һәм Башкортстан республикасы белән Киров өлкәсеннән егет-кызлар катнашты. Жюри куйган баллар нигезендә җиңүчеләр билгеләнде. „Поэзия“ һәм „проза“ номинациясендә Гран-при ... Читать дальше...

Юные велосипедисты на конкурсной трассе

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Учебная автоплощадка Нурлатской школы №9 стало местом проведения городского конкурса по мастерству езды на велосипеде. Он включал теоретический экзамен и проезд с учетом ПДД.

Спорт в России и мире
Москва

«Спартак» лидирует по очкам с командами из первой половины РПЛ


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Фернандес во втором круге турнира WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24





Путин в России и мире
Москва

Путин поручил сократить время пути поездов от Москвы до Черного моря до 16 часов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко рассказал о планах расширения НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Песня

Вывод Песни, Альбома, Клипа в ТОП Музыкальных Чартов – iTunes, Apple Music, Youtube Music, Яндекс.Музыка, ВК и Boom, Spotify.



Москва

Столичных вандалов задержали в Новосибирском метро

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net