Мәдәният министры урынбасары: Мәдәни мөнәсәбәтләр – яхшы хезмәттәшлек нигезе ул
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Төбәкләр арасындагы мәдәни мөнәсәбәтләр барлык өлкәләрдә дә яхшы хезмәттәшлек итүнең нигезе булып тора. Бу турыда Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда «Себер татарлары: реликвияләр һәм коллекцияләр» күргәзмәсе ачылышында Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.
«Бүген Казаныбызда, дөрестән дә, тарихи вакыйга. Күргәзмәдә бик сирәк очрый торган йөздән артык экспонат тәкъдим ителгән. Бу — безнең милләтебез, тарихыбыз өчен бик истәлекле көн. Төбәкара мәдәни мөнәсәбәтләр — барлык өлкәләрдә дә яхшы хезмәттәшлек нигезе», — диде ул.
Күргәзмә Төмән өлкәсе музейлары белән берлектә оештырылган. Экспозициядә Себер татарларының традицион киемнәре, зәркән бизәнү әйберләре, Төмән өлкәсендә яшәүче татарларның этник үзенчәлекләрен чагылдыра торган фотодокументлар тәкъдим ителгән.
Күргәзмә 2021 елның 10 февраленә кадәр дәвам итәчәк.