Әгерҗедә яшь пар улларына гадәти булмаган исем кушкан
(Әгерҗе, 13 ноябрь, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »).Әгерҗедән Илнар һәм Алесья Ясәвиевлар тәүге тапкыр әти-әни булды. Яшь пар сабыйга гадәти булмаган, матур һәм яңгыравыклы Айлан исемен кушкан. Ушь Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Сүз уңаеннан шуны да искәртик, нәкъ 9 ай элек тантаналы рәвештә язылышу вакытында Илнар Ясәвиев һәм Алесья Муллахмәтовага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылган иде.