Казанда ир-ат этне кыйнаган видео буенча полиция тикшерү башлады
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда ир-ат этне кыйнаган видео чыккач, полиция тикшерү башлады. Видео социаль челтәрләрдә чыкты. Кичә «ВКонтакте» төркемнәрендә куелган видеода Минск урамындагы йорт ишегалдында ир-ат этенә тибә һәм тотып ата. Видео авторы этне хуҗасы кыйный дигән фикергә килгән, чөнки кешенең мәрхәмәтсезлегенә карамастан ул качып китмәгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә агентлыкка белдерүләренчә, бу видео чыккач та полиция тикшерү башлаган, ир-атның шәхесен ачыклыйлар.