За сутки в РТ заразились коронавирус 67 человек
В 14 районах Татарстана обнаружили коронавирусную инфекцию.
В 14 районах Татарстана обнаружили коронавирусную инфекцию.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов сугыш герое гына түгел, ул тормышта да герой булды. Мондый фикерне хушлашу мәрасиме вакытында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җиткерде. «Сез беләсезме, иң аянычы - соңгы ветераннар китә. Борис Кириллович аларның иң күренекле вәкиле булды. Ул сугыш герое гына түгел, ә тормышта да герой иде. Ул яшьләр, кешеләр белән актив очрашып, нәрсә турында онытмаска кирәклеге турында сөйләде. Әмма бөтен бәла шунда, бу буын китә. Читать дальше...
Завтра, 14 ноября, в Нурлате на ул.Кооперативная состоится сельскохозяйственная ярмарка.
Бу эшләр “Цифрлы икътисад” илкүләм программаның “Мәгълүмати инфраструктура” төбәк проекты буенча башкарыла.
3 победителям в конкурсе «Для мамы с любовью» из каждой номинации вручим сладкие боксы.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Уку елы башыннан Татарстанда яңа коронавирус инфекциясен 32 студентта, 35 укучыда һәм 74 педагогта тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Уку елы башыннан бирле бездә барлыгы 35 мәктәп укучысы, 32 студент һәм 74 педагог авырды. Белем бирү оешмаларында 141 очрак ачыкланган. Бүгенге көндә күзәтүдән аларның 128е алынган. Читать дальше...
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлешендә киләсе кыш узган елдагы кебек «экстремаль» җылы булмаячак. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте, дип яза «Парламентская газета». «Ягып җылыту чорына комплекслы фараз буенча фикер йөртсәк, илнең бөтен территориясендә диярлек температура фоны нормага якын булыр дип көтелә», – диде метеоролог. Аның сүзләренчә, Россиянең Европа өлеше төньяк яртысында һәм Уралда, шулай ук Себернең көнбатыш һәм урта өлешендә температура нормадан югарырак булачак. Читать дальше...
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда авылда иртән чыккан янгында ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Бүген иртәнге дүртләр тирәсендә бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру 112 номерына Сөлә авылында Үзәк урамда кечерәк шәхси йорт януы турында хәбәр килгән. Урынга оператив рәвештә «Курсабаш» һәм «Измә» янгын сүндерү депосы хезмәткәрләре, шулай ук 129нчы янгын часте сүндерүчеләре килә. Читать дальше...
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстанның соңгы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән бәхилләшү чарасы бара. Ул 2020 елның 11 ноябрендә 94 яшендә вафат булды. ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Борис Кузнецовның барлык чараларда, кичәләрдә актив катнашуын, алдынгы сафта булганын билгеләп узды. Аның тормышы Ватанга мәхәббәт, каһарманлык белән үрелгәнен әйтте. Матәм мәрасимендә... Читать дальше...
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла «Ялкын» журналы редакциясенең шигъри клиплардан торган 2FAN проекты тыңлаучының сурәтле фикерләвен визуаль яктан ныгыта дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «Шигърият дөньяны танып белү җәһәтеннән дә мөһим. Миңа калса, поэзия — яңа заман кешесе өчен бар яктан да терәк. Шигъри клиплар сурәтле фикерләүне визуаль яктан ныгыта. Шуңа күрә бу проектны хупламый мөмкин түгел. Читать дальше...
В эти минуты в Казани проходит гражданская панихида по Герою Советского Союза Борису Кузнецову.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда тәүлек эчендә яңа Covid-19 тибындагы коронавирус белән зарарлануның 67 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясенең 67 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, Татарстан Республикасында үсеш буенча - 9 111 очрак», - дип хәбәр итте спикер. Төбәктә барлыгы 1 млн 46 мең ПЦР-тест үткәрелгән. Читать дальше...
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирусны таратучы иң куркыныч кешеләр - Covid-19 авыруын кичергән һәм шуннан соң медицина битлекләрен киеп йөрмәскә карар кылган затлар дип санала. Бу хакта профессор һәм медицина фәннәре докторы, Россиянең атказанган пульмонологы Александр Карабиненко белдерде, дип хәбәр итә Lenta.ru. «Коронавирус белән чирләп терелеп битлексез йөрү кешеләрне зарарлаудан коткармый. Алар коронавирусны ирекле һәм бернинди каршылыкларсыз тарата», - дип искәртте Карабиненко. Белгеч фикеренчә... Читать дальше...
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов вафат булу сәбәпле, ветеранның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашты. Дәүләт башлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тиешле телеграмма юллады. «Бу хәсрәтле сәгатьтә сезнең кайгыгызны уртаклашуны кабул итегез. Борис Кириллович Кузнецов вафат булды, зур шәхси батырлык иясе, чын патриот һәм 19 яшендә Советлар Союзы Герое булган хезмәт кешесе», – дип искәртте Путин. РФ Президенты... Читать дальше...
Кайбер хәбәрләргә караганда, Кляйн вазифа вәкаләтләрен арттыруда (Җинаять колексының 286.2 маддәсе) шикләнелә
Предлагаем нурлатцам пройти опрос: верите в ли вы в мистичность пятницы 13.
(Апас, 13 ноябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ» , Ләлә Сафиуллина). Апасның полиция җитәкчесе Фәнис Шәрәфуллин 2018 елда үткән футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын вакытында халык иминлеген саклауда зур өлеш керткәне өчен Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Ул 30 елга якын район эчке эшләр бүлегендә эшли. Хезмәт юлын балигъ булмаганнар белән эшләүдән башлаган Фәнис Шәрәфуллин хезмәт баскычлары буйлап атлап, югарыга күтәрелә. Участок инспекторы... Читать дальше...
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллы янында җиңел машина йөртүчесе идарәне югалта һәм агачка килеп бәрелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе вакыйга урыныннан сөйләде. Авария кичә кичке сигездә «Дизелист-Белоус» СНТ янында булды. «10нчы модель» «Лада» йөртүчесе, башлангыч мәгълүматлар буенча, юл-метеорология шартларын исәпкә алмаган, идарәне үти алмаган, кюветка очкан, анда агачка бәрелгән», — дип хәбәр итте агентлыкка Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Читать дальше...
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан юлларында бүген, 13 ноябрьдә, көндез көчле бозлавык булачак. Һава шартларының начараюы турында ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Аязучан болытлы һава көтелә, шулай ук бераз кар явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Көндез һава температурасы 0дән -4 градуска кадәр җитәчәк. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, киләсе ял көннәрендә Татарстанга төньяктан салкын антициклон киләчәк .
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәте пленумының күчмә утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ТР мәчетләре каршындагы татар теле курсларының санын арттырырга кушты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Марат Әхмәтов Татарстан мәчетләре каршындагы татар теле курсларының санын арттыру эшендә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте. «Диния нәзарәтенең мәчетләр каршында татар теле курсларын оештыруы бик ошый. Читать дальше...
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада озак авырудан соң Башкортстан кинематографистлар берлеге рәисе, Россия Кинематографистлар берлеге әгъзасы, танылган җәмәгать эшлеклесе Фәрит Габитов вафат булды. Бу хакта « Башинформ » хәбәр итә. Фәрит Габитовка 83 яшь булган. «Фәрит ГабитовБашкортстан республикасы кино музее булдыру, тарихи хәтерне саклау һәм тормышларын кинематографка багышлаган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү белән шөгыльләнде. Мәдәният һәм халыкка кино хезмәте күрсәтү өлкәсендәге казанышлары... Читать дальше...
(Әлмәт, 13 ноябрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов госпитальнең коронавирус инфекциясеннән дәвалау өчен яңа ачылган өстәмә корпусын карады. Бу турыда Әлмәт муниципаль районы матбугат хезмәтенә сылтама белән район басмасы хәбәр итә. Өстәмә корпус Әлмәт тире-венерология диспансеры базасында 10 ноябрьдә эшли башлады. Ул яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен урыннар санын арттыру максатыннан ачылды. Әлмәт үзәк район хастаханәсе базасында эшләүче госпитальдә Әлмәт... Читать дальше...
(Актаныш, 13 ноябрь, «Татар-информ», « Актаныш таңнары »). Актанышта ТАССРның 100 еллыгына багышланган авыл яшьләре форумы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Форумда катнашучылар бик актив. Анда районның 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр катнашып килә. Быел бу чара районда икенче тапкыр уза. Форумның төп максаты — һәр авыл җирлегендә яшьләр эшен җанландырып җибәрү, авылларга туры килгән дәүләт программаларын нәтиҗәле кулланырга өйрәнү.
(Яшел Үзән, 13 ноябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән» ). Яшел Үзән спортчылары Татарстанны су асты спорты буенча Россия чемпионатында лаеклы тәкъдим итте. Ярышлар Санкт-Петербургта «Невская волна» су спорт төрләре үзәгендә узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Анда Россиянең 16 төбәгеннән 100 дән артык спортчы катнашты, алар арасында Россия, Европа һәм дөнья чемпионнары да бар. Турнир дисциплинасына катнаш йөзү (300 метр), каршылыклар полосасы (100 метр), төнге дайвинг һәм йөк күтәрү кергән. Татарстаннан... Читать дальше...
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.