Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Новости за 26.10.2020

Роспотребнадзорда мәктәпләрдә чаралар үткәрү тыелу турында искәрттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда мәгариф учреждениеләрендә күмәк чаралар үткәрү тыела. Бу хакта мәктәпләрдә көзге концертларның традицион сезоны алдыннан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина искәртте. «Мәгариф оешмаларында күмәк чаралар ел ахырына кадәр тыелган. Бездә сыйныфларны һәм параллельләрне берләштерү тыела», — диде спикер. Читать дальше...



Татарстан Дәүләт Советының закон инициативалары федераль законнар булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советының закон инициативалары федераль законнар булды. Алар бүген үз көченә керә. Бу турыда республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Сүз Россия Административ хокук бозулар турындагы кодексының 23.21 маддәсенә һәм 13.20 маддәсенә үзгәрешләр кертелә торган федераль законнар турында бара. «Бу хокукый актларны кабул итү инициаторы Татарстан Дәүләт Советы булды», диелгән хәбәрдә.  Беренче закон дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнар компетенциясенә ачыклык кертә. Читать дальше...

Татарстан хастаханәләрендә йогышлы чирләр белән көрәшү өчен 3,5 мең урын булдырылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстан хастаханәләрендә йогышлы чирләр, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе белән көрәшү өчен 3,5 мең урын булдырылган. Республика сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Бүгенге көндә Татарстан Республикасы хастаханәләрендә ОРВИ белән көрәшү өчен 3,5 мең урын булдырылган», - дип искәртте спикер. Читать дальше...

Сергей Назаров Актаныш районы прокуроры итеп билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Юстиция киңәшчесе Сергей Назаров Актаныш районы прокуроры итеп билгеләнде. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев шул хакта хәбәр итте. Назаров 1980 елның 7 апрелендә Минзәләдә туган. 2002 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган, ә дүрт ел үткәч Минзәлә районы прокуроры ярдәмчесе вазифасына керешеп, прокуратура органнарында хезмәт юлын башлаган. 2009 елда Назаров - Минзәлә районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, ә 2013 елда аның урынбасары итеп билгеләнгән. Читать дальше...

Кремльдә Россиядә коронавирус йоктыручылар саны арту уңаеннан аңлатма бирделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков Россиядә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыятьне авыр дип бәяләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Песков сүзләренчә, ул федераль һәм төбәк хакимиятләреннән «гадәттән тыш зур тырышлык» таләп итә. «Чыннан да, хәзерге вакытта фон шактый авыр, эпидемиологик дулкынның төп көче төбәкләргә туры килде, дулкын Мәскәүдән көнчыгышка таба китте», - дип искәрттеләр Кремльдә. Песков билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау системасының куәте... Читать дальше...



Төмән өлкәсендә «Изге Искер көннәре» узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). 24-25 октябрь көннәрендә Төмән өлкәсендә «Мирас» Төбәк татар иҗтимагый оешмасының 15 еллыгы уңаеннан «Изге Искер көннәре» юбилей чаралары узды. Бу хакта оешма җитәкчесе Луиза Шәмсетдиновага сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада конгресс вәкиле Рөстәм Гыйльметдинов, җырчы, алып баручы Гөлнәфис Вәлиева, Татарстан Республикасының атказанган артисты Айдар Габдинов, тарих институты галиме Булат Рәхимҗанов катнашты. Бүләккә... Читать дальше...

Хәлләр җырларлык түгел: Салават Фәтхетдинов авырып китүе хакында хәбәр итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзенең Instagram-аккаунтында үз сәламәтлеге аркасында әлегә иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнә алмавы турында язган. «Дуслар, минем хәлләр җырларлык түгел», - дип язган җырчы. «Ул авырып киткән иде, хәзер хәле яхшыруга таба бара», - диде «Татар-информ» агентлыгының әңгәмәдәше һәм быел Салават Фәтхетдиновның концертлары көтелмәвен әйтте. Җырчының Instagram-аккаунтына язылучылар аның тизрәк терелүен теләгән. «Салават Зәкиевич... Читать дальше...

Казанда беренче тапкыр көзге каникулларда мәктәп яны лагерьлары ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Көзге каникул вакытында Казан мәктәпләрендә укучылар өчен мәктәп яны лагерьлары ачыла. Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде. «Каникул вакытында Казанда соңгы елларда беренче тапкыр мәктәп яны лагерьларының көзге сменасы оештырылачак. 14 меңгә якын бала 157 мәктәп базасындагы лагерьларда ял итәргә ниятли. Биш көнлек смена 2-7 ноябрьдә узачак», - диде докладчы. Лагерьлар иртәнге тугыздан көндезге өчкә кадәр ачык булачак... Читать дальше...

Мичиган штаты университеты онлайн-җыенында Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты турында сөйләштеләр

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 26 октябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә яшәүче галимә Чулпан Зарипова-Четин АКШның Мичиган штаты университеты тарафыннан оештырылган «XXXI Төрки белем» дип аталган онлайн фәнни җыенда татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты турында сөйләде. Галимә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә авторның татар авылы тормышын ничек яктыртуы турында чыгыш ясады. Әдипнең тормыш юлы белән таныштырды. Әсәрләрен санап үтте. Иҗатына бәя бирде.   «Татар авылы тормышын аңлыйсыгыз килсә, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен укыгыз. Читать дальше...

Володин Путинга Думаның ничә депутаты коронавирус белән авыруы хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасы закон буенча дистанцион форматта эшли алмый, шунлыктан депутатларның коронавирус инфекциясе йоктыру ихтималы зур. Хәзерге вакытта стационарларда 38 парламентарий дәвалана, берсе вафат булган. РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин РФ Президенты Владимир Путин белән очрашуда шундый статистика китерде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бүген 38 депутат хастаханәдә дәвалана, берсе – реанимациядә. Пандемия нәтиҗәсендә бер депутатның вафат булуы турында инде беләсездер»... Читать дальше...

Венера Гәрәева иртәгә Татарстан урамындагы йорты яныннан соңгы юлга озатылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Венера Гәрәева иртәгә Татарстан урамындагы йорты яныннан соңгы юлга озатылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчелеге хәбәр итте. Татарстанның халык артисты, күренекле педагог Венера Гәрәева белән хушлашу мәрасиме иртәгә Татарстан урамының 52нче йорты ишегалдында була. Башлану вакыты — 8 сәгать 30 минутта. Мәрхүмә туган авылы зиратына - Саба районының Өчиле авылында җирләнәчәк. Венера Гәрәеваның соңгы көннәрен авыр хәлдә хастаханәдә үткәрүе билгеле.

Казанда яшәүчеләргә квест ярдәмендә инсультның беренче билгеләре хакында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татрстанда 21-30 октябрь көннәрендә инсультны кисәтү декадасы уза. Волонтер-табиблар, Республика медицина профилактикасы үзәге белән белән берлектә, казанлылар һәм башкалабыз кунаклары өчен квест-уен оештырды. «Безнең чара халыкка аңлаешлы телдә авыруның асылын төшендерүгә юнәлдерелгән», - дип искәртте «Волонтер-табиблар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы җитәкчесе Анна Макарова. Быел социаль челтәрләрдә авыруны... Читать дальше...

Татарстанның халык артисты, күренекле педагог Венера Гәрәева вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Бүген иртә белән Татарстанның халык артисты, күренекле педагог, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Венера Гәрәева вафат. Хәбәрне Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчелеге раслады. «Венера Хәсәновна хастаханәдә дәвалана иде. Шунда вафат булды», — диде аның дәүләт ансамблендә эшләүче хезмәттәшләре.  Венера Гәрәевага 77 яшь иде.


Музыкальные новости
Карди Би

Создала пробку: юбку Карди Би на Met Gala несли сразу девять ассистентов





Персональные новости
Google

Состоялся релиз стратегии Warbits+ в App Store и Google Play





Бүген «Звезда Поволжья» газетасының баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовны искә алачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген 15.00 сәгатьтә Казанда Милләт йортында «Звезда Поволжья» газетасының баш мөхәррире, күренекле журналист Рәшит Әхмәтов хөрмәтенә искә алу чарасы узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татар штабы» координаторы Гөлнара Яруллина сөйләде. «Кичәне мәрхүмнең дусты, фикердәше Мәскәү татарлары штабы рәисе Рөстәм Җамалиев оештыра. Әүвәл Мәүлид ае башлану уңаеннан Коръән укылачак, Пәйгамбәребезне (с.г.в) зурлап, салаватлар әйтеләчәк. Кичәнең икенче өлешендә Рәшит абыйның туганнары... Читать дальше...

Казанда рульдә барганда таксистның хәле начарайган һәм ул ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Казанда рульдә барганда таксистның хәле начарайган һәм ул ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән. Социаль челтәрләрдә шул хакта мәгълүмат чыкты. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар әйтүенчә, таксист Казан аэропортыннан пассажирларны өенә илткән. Кинәт юлда аның хәле начарайган, «Академик Глушко урамы» тукталышы янында автомобилен туктатып, ул машинасыннан чыккан һәм чирәмгә ауган. Агентлыкка билгеле булганча, гадәттән тыш хәл кичке бишенчеләр киткәч булган. Ашыгыч ярдәмгә шалтыратып... Читать дальше...

Табиб үзеңне коронавируска тикшерүнең дөрес алымнарын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Россиялеләр үзләрен коронавируска берьюлы берничә алым ярдәмендә тикшерә ала. Инфекционист һәм вакцинолог, «Лидер-Медицина» медицина үзәгенең баш табибы Евгений Тимаков Sputnik радиосына биргән интервьюсында тестларның кайсын сайларга икәнлеге хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Үзеңне коронавируска тикшерүнең өч алымы (ПЦР мазогы һәм антитәнчекләрнең ике төрен билгели торган тестлар) бар. Боларның барысы да яхшы һәм нәтиҗәле, әмма аларның... Читать дальше...

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 45 яңа очрагы ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Узган тәүлектә Татарстанда 4коронавирус инфекциясенең 45 яңа очрагы ачыкланды. Барлык татарстанлылар да авыруны контакт юл белән йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Өч кеше хастаханәгә урнаштырылды, 42се өйдә дәвалана», — дип ачыкладылар ведомствода. Иң күп авыручылар 50дән 60 яшькә кадәрге кешеләр арасында ачыкланган (13 кеше). 30дан 50 яшькә кадәр һәм 60тан 70кә кадәр төркемдә - унберешәр кеше. Читать дальше...

Юные спортсменки из Нурлата успешно выступили на республиканском соревновании

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Воспитанницы отделения спортивной аэробики спортивной школы «Ледок» успешно выступили на открытых республиканских соревнованиях по спортивной аэробике в столице Татарстана.

Спорт в России и мире
Москва

Развод на договорных матчах: схемы, риски и пути предотвращения


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

10 РЕДКИХ животных из Красной книги, которых можно встретить в Москве





Путин в России и мире
Москва

"У меня такая судьба": Лукашенко рассказал о причине своего спешного отъезда прямо с парада


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко высоко оценил организацию парада Победы в Москве




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

В Москве налоговая потребовала взыскать долг с Алексея Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Композитор

Композитор из рода Аксаковых. Часть 2



Москва

«Ведомости»: хабаровский губернатор Дегтярев может стать министром спорта

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net