Төмән өлкәсендә «Изге Искер көннәре» узды
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). 24-25 октябрь көннәрендә Төмән өлкәсендә «Мирас» Төбәк татар иҗтимагый оешмасының 15 еллыгы уңаеннан «Изге Искер көннәре» юбилей чаралары узды. Бу хакта оешма җитәкчесе Луиза Шәмсетдиновага сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада конгресс вәкиле Рөстәм Гыйльметдинов, җырчы, алып баручы Гөлнәфис Вәлиева, Татарстан Республикасының атказанган артисты Айдар Габдинов, тарих институты галиме Булат Рәхимҗанов катнашты.
Бүләккә оешмага ике дистанцион микрофонлы тавыш җайланмасы һәм әдәби китаплар тапшырылды.