Татарстанның халык артисты, күренекле педагог Венера Гәрәева вафат
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Бүген иртә белән Татарстанның халык артисты, күренекле педагог, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Венера Гәрәева вафат. Хәбәрне Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчелеге раслады. «Венера Хәсәновна хастаханәдә дәвалана иде. Шунда вафат булды», — диде аның дәүләт ансамблендә эшләүче хезмәттәшләре. Венера Гәрәевага 77 яшь иде.