Буа районында балалар спорт-уен мәйданчыгы төзеделәр
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Буа районының Исаково авыл җирлегендә балалар өчен яңа универсаль мәйданчык барлыкка килде. Бу хакта Буа районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Уен һәм спорт җиһазлары булган объект Буа якташлык җәмгыяте инициативасы белән төзелгән. Биредә балалар ясалма газонлы мәйданчыкта футбол белән шөгыльләнә, таганда атына алачак. Шулай ук башка спорт һәм уен җиһазлары да бар. «Мәйданчык универсаль, ел дәвамында авыл балаларының һәм яшьләренең актив ялын оештырырга мөмкинлек бирә», диелгән хәбәрдә. Читать дальше...