Казан хакимияте 175нче мәктәп укучыларына диңгездә, шифаханәдә, лагерьда ял оештыра
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Казанда 175нче гимназия укучыларын тернәкләндерү өчен җәйге чорда диңгездә, шифаханәдә һәм шәһәр яны лагерьларында ял оештыралар. Бу хакта шәһәр башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә Казан мэриясенең мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.
«175нче гимназия укучыларының һәм ата-аналарының теләкләрен анализлау буенча җентекле эш башкарылды. <…> Иң популяр юнәлеш диңгездә ял итү булды, аны 573 кеше сайлады. «Ана һәм бала» юлламасы буенча шифаханәдә ял итәргә теләүчеләр азрак. Шулай ук әти-әниләр Татарстан лагерьларында ялны да сайлаган», — диде Ризванов.
Бу мөмкинлектән 84 кеше баш тарткан, ә ата-аналарның бер өлеше әлегә балалары ялын хәл итмәгән, дип ассызыклады спикер.
14 һәм 15 майда шәһәр мэриясе Татарстан Мәгариф министрлыгы җитәкчелеге белән берлектә ата-аналар җыелышлары уздырды. Анда җәйге ял һәм тернәкләндерү вариантлары турында сөйләштеләр.
«Ата-аналарның һәм педагоглар коллективының теләкләре җыеп алынган. Хәзер Татарстан Хөкүмәтеннән хезмәттәшләребез белән бу теләкләрне оператив гамәлгә ашыру бик мөһим. Кешеләргә игътибарлы булуыгызны һәм мәшәкать тудырмавыгызны үтенәм», — диде Казан мэры Илсур Метшин.