Патяшина: Санитар-эпидемиологик бәяләмәдән башка бер лагерь да ачылмаячак
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстанның бер генә балалар лагеры да санитар-эпидемиологик бәяләмәдән башка эшли башламаячак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, мондый нәтиҗәләрне шәһәр читендәге лагерьлар кебек үк мәктәп яны лагерьлары да әзерләргә тиеш. Шундый ук документларны палатка лагерьлары һәм балалар хезмәт лагерьлары тапшыру мөһим.
«Су белән тәэмин итү чыганагына санитар-эпидемиология бәяләмәсен аерым рәсмиләштерү кирәк. Ул лагерь өчен конкрет булырга мөмкин, я лагерь торак пунктлардагы су чыганагыннан файдаланачак», — дип белдерде Патяшина.
Татарстанның баш санитар табибы өстәмә нәтиҗәләрне сулыклар янындагы пляжларда балаларның ялын оештырырга планлаштырган лагерьлар әзерләргә тиешлеген искәртте.