Миңнеханов Исәнбаева белән Казанда спорт яшьләр фестивальләре уздыру турында сөйләште
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Россия студентлар спорт клублары ассоциациясе рәисе Елена Исәнбаева белән очрашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
«Ассоциациянең Россия һәм Татарстан студентлар спорт менеджерлары өчен стажировкалар буенча уртак белем бирү проектын гамәлгә ашыру, Казанда спорт яшьләр фестивальләре уздыру һәм башкалар турында фикер алышынды», — диелә хәбәрдә.
18 майдан 22 майга кадәр Казанда «АССК. Фест-2021» Бөтенроссия студентлар спорты фестивале уза, анда Россия югары һәм урта махсус белем бирү йортларының ике меңнән артык студенты катнаша.