Мөхәммәтшин журналистларны Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлады
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлады.
«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы гамәлгә куйган бу бәйрәм татар халкы мәдәнияте өчен мөһим вакыйганы — 1905 елда Петербургта ана телендә басылган «Нур» газетасының беренче санының чыгуын мәңгеләштерә. Бүген символик мәгънәгә ия 19 май көне Татарстан журналистларын һәм блогерларын, телерадиокомпанияләр хезмәткәрләрен, редакторлар һәм полиграфистларны — үз хезмәте белән басма мәгълүматны таратучы һәм гражданнарның конституциячел хокукы булган сүз иреген тәэмин итүче барлык һөнәр ияләрен берләштерә.
Хәзерге көндә Татарстан вакытлы басмаларның күплеге ягыннан Россия Федерациясендә беренчеләрдән санала. Шулай ук без — милли матбугат традицияләре сакланып калган аз санлы ил төбәкләренең берсе дә. Телевидение һәм радио ике дәүләт телендә эшли, Татнетның өлеше киңәя, рус, татар, чуваш, удмурт телләрендә вакытлы басмалар чыга. Мәгълүматны ана телендә алу мөмкинлеге Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, Бөтенроссия халык санын алу елында аерым әһәмияткә ия.
Укучылар белән эшләү стиле үзгәрә, яңа мәгълүмат мәйданчыклары — ТикТок, Ютюб, Инстаграм үсеш ала, яшьләр арасында аларның популярлыгы арта, болар барысы да сезгә аерым җаваплылык өсти.
Татарстан дәүләт структуралары мәгълүмати ачыклык, журналистлар һәм, тулаем алганда, халык белән конструктив аралашу режимында эшли. Вакыт белән сыналган хезмәттәшлек өчен рәхмәтемне белдерәм! Һөнәрегезнең югары стандартлары, дәүләт һәм җәмгыять арасында «мәгълүмати күпер» булу, республикабызның күпмилләтле халкының традицион мәдәни-әхлакый кыйммәтләрен саклау кебек игелекле эшләр һәрвакыт юлдашыгыз булсын», диелә Фәрит Мөхәммәтшин котлавында.