Рөстәм Миңнеханов Россия Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе әгъзасы белән очрашты
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе әгъзасы Вячеслав Шпорт белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Алар хезмәттәшлек, республиканың оборона-сәнәгать комплексына җәлеп ителгән сәнәгать предприятиеләрен алга таба үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты.