Министрлар Кабинеты 2021-2030 елларга төбәк мәдәниятен үстерү стратегиясен кабул итте
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2021-2030 елларга төбәк мәдәниятен үстерү стратегиясен раслады. ТР Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарны 17 майда имзалады.
Алдагы уньеллыкка куелган бурычлар арасында мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле кадрлар сәясәтен формалаштыру, мәдәнияткә шәхси инвестицияләрне җәлеп итү өчен нәтиҗәле механизм булдыру, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә көндәшлек сәләтен һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру, шулай ук мәдәният оешмалары эшенә цифрлы проектларны интеграцияләү һәм мәдәни продуктны алга этәрү бар.
Стратегия ике этапта тормышка ашырылачак. Беренче, 2025 елга кадәргесендә, яңа технологияләр һәм идарә итү карарларын эшләү, иң яхшы тәҗрибәләрне формалаштыру күздә тотыла. Аннары 2030 елга кадәр бу гамәлләр эшкә кертеләчәк.
Мәдәният өлкәсенең барлык белгечләре иҗади һәм идарә кадрларының өзлексез белем бирү үзәкләре базасында квалификацияләрен күтәрергә тиеш була.
Татарстанның һәр районында ун елдан виртуаль концерт заллары булдыру күздә тотыла. Дәүләт мәдәният учреждениеләре концертларын һәм спектакльләрен онлайн-трансляцияләү өлеше – 30 процентка, ә цифрлы гидлар белән күргәзмәләр саны 20 процентка кадәр артырга тиеш.
Республика реестрында матди булмаган мәдәни мирас объектларының өлешен унике тапкыр арттыру планлаштырыла.