«Аҗаган» хәрби-патриотик уеннарының җиңүчеләре билгеле булды
(Актаныш, 15 май, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Актанышта зонакүләм «Аҗаган» хәрби патриотик-уеннары узды. Уеннарда көч сынашырга Алабуга, Яр-Чаллы, һәм Тукай командалары килде. Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә этәргеч ясаучы мондый уеннар инде күптәннән уздырыла. Аларга укучылар ел әйләнәсе әзерләнә.
Биредә ГТО нормаларын тапшыру өчен спорт уеннары каралган иде. Уенда катнашучы командалар сигез спорт төре: пневматик мылтыктан ату, граната ату, строй әзерлеге, дистанциягә йөгерү, егетләр турникта тартылу, кызлар гәүдәне идәннән күтәрү, автомат сүтеп җыю, йөзү ярышлары буенча көч сынашты.
«Аҗаган» хәрби-патриотик уеннарының иң күңелле мизгелләре — җиңүчеләрне бүләкләү. Егет-кызлар узган һәр сынауның үз җиңүчесен билгеләүдән тыш, призлы урын алган өч команда бүләкләнде. 1 урынга Актаныш районы, 2 урынга Алабуга шәһәре, 3 урынга Чаллы командалары лаек булды.
Җиңүчеләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова һәм район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов котлады. Призлы урынга лаек булучы укучылар грамота, медаль һәм кубоклар белән бүләкләнде.