Зәйдә яшәүчеләр сезонлы ярминкәдә үсентеләр алды
(Зәй, 15 май, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Ләйлә Мостафина). Бүген, 15 майда «Зәй» Агросәнәгать паркында агачлар, чәчәкләр, җиләк-җимеш һәм яшелчә культуралары үсентеләрен, кара туфрак, бакча инвентаре, авыл хуҗалыгы техникасы сату буенча «Язгы сезон-2021» ярминкәсе узды. Ярминкә иртәнге җидедә ачылды һәм аны беренчеләрдән булып Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов карап чыкты. Сәүдә рәтләрен Ал.Бистәсе, Чыбыклы, Югары Пәнәче, Аксар авыл җирлекләре, районның крестьян-фермер хуҗалыклары тәкъдим итте. Алар бәрәңге, чәчүлек суган, борыч, помидор, кабак, петуния, бәрхет гөле һәм башка культуралар орлыкларын һәм үсентеләрен саттылар. «Без сатуга яшелчә һәм чәчәкләр утырттык. Безнең ике зур теплицабыз бар, бөтен үсентеләр нык һәм сәламәт булып үсте. Менә тауарны ярминкәдә сатабыз», — дип сөйләде Аксардан Лилия Гыйләҗиева. «Ел саен чәчәк һәм яшелчә үсентеләрен үстерәбез һәм сатабыз. Бүген төрле петуния үсентеләре, бәрәңге, суган орлыгы алып килдек. Барысын да диярлек сатып бетердек», — дип уртаклашты крестьян-фермерлык хуҗалыгы хуҗасы Рамил Туктаров. «Без Иске Зәйдә яшибез һәм йорт биләмәбез зур. Ярминкәгә төрле сорт петунияләр, булса, груша үсентеләре сатып алу өчен килдем», — ди пенсионер Венера Әүхәдиева. Заманча бакчачы өчен мотоблок, культиватор кебек техника көрәк һәм тырма белән беррәттән гади инструментларга әверелде инде. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы инвентаре һәм техника сатып алырга мөмкин иде. Ярминкәнең бу өлешендә ир-атлар күбрәк, күбесе бакча инвентаре сатып алды. Зәй мәдәният хезмәткәрләре ярминкә кунаклары өчен рус һәм татар телләрендә концерт номерлары әзерләгәннәр, туктап матур җырлар тыңлаучылар да күп булды. Теләүчеләр кайнар чәй һәм хуш исле шашлык белән сыйлана алды.