Казанда VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы майда узачак
(Казан, 15 май, «Татар-информ»). 20 — 22 майда Бөтендөнья татар конгрессы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы белән берлектә VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын үткәрә. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «форумда Россиянең алтмыштан артык төбәгеннән һәм чит илләрдән 300 гүзәл зат катнашачак». Чарада шулай ук мәртәбәле кунаклар катнашуы да көтелә.