Татарстанда 2021 елга планлаштырылган торакның 40 проценты төзелгән
(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Ел башыннан Татарстанда планлаштырылган 2 млн 670 мең кв. метр торакның 40 процентка якыны төзелгән — ягъни якынча 1 млн 60 мең кв. метр. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.
Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, «коммерцияле торак линиясе буенча» планлаштырылган 164 күпфатирлы йортларның (гомуми мәйданы 1 265 000 кв. метр) алтмышы төзелгән инде. Бу планның 25 процентын тәшкил итә. Калган 104 объектның 49ы югары әзерлек стадиясендә, 35 йорт уртача әзерлектә, ә 20 йортның өчтән бер өлеше генә әзер, диде докладчы.
Моннан тыш, социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 280 мең кв. метр булган 161 күпфатирлы йортның 76 мең кв. метр мәйданлы 39 йорты (планның 27 проценты) төзелгән. Тагын 75 объект 75 процентка әзер, дип өстәде Фролов.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары бәяләвенчә, «шәхси торак төзелеше буенча план 60 процентка диярлек үтәлгән». Планлаштырылган 8 330 шәхси йортның 4 940е әзер.