Татарстан хакимияте 175 гимназия укучыларының җәйге ялын оештыру мөмкинлеген карый
(Казан, 15 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Республика җитәкчелеге Казанның 175нче гимназиясе укучылары өчен җәйге ял оештыру мөмкинлеген карый.
«Укучылар өчен җәйге ял оештырылачак. Аны республика җитәкчелеге оештыра. Төрле вариантлар карала. Хәзер ата-аналар җыелышлары уза, безнең бурыч — ата-аналарның теләкләрен белү. Әгәр дә алар ял итәргә, шул исәптән диңгезгә китәргә тели икән, мондый мөмкинлек биреләчәк», — диде Казанның Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Әхмәтов 174нче мәктәптәге пресс-тур вакытында.
Элегрәк Сочи мэры Алексей Копайгородский Казанның 175нче мәктәбендә зыян күрүчеләрне курорт шәһәренә реабилитациягә чакырган иде .