Актанышта «ДЖИП СПРИНТ 116» ярышы узды
(Актаныш, 3 май, «Татар-информ», « Актаныш таңнары »). 2 май көнне Актаныш районының Иске Байсар авылында «Джип Спринт — 2021» ярышлары узды. Әлеге ярышлар «КамаТрансНефть» җәмгыяте җитәкчесе, бик күп автоузышларда җиңү яулаган Рәдис Хашимовның инициативасы белән ел да оештырыла. «Джип Спринт 116» ярышын быел күпләр зур кызыксыну белән көтте. Оештыручылар аның «кызу» булачагын алдан ук искәртеп тә куйган иде. Татарстанда бердәнбер булган бу ярышны чит төбәкләрдә, чит республикаларда яшәүчеләр дә үз итте, диелә хәбәрдә.