Сергей Иванов: Татарстанда автокемпинглар челтәрен үстерергә планлаштыралар
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Татарстанда АКШта зур популярлык казанган автокемпинглар — автойортлар өчен мәйданчыклар булдыру планлаштырыла.
Бу инфраструктураны булдыру өчен өч елга кадәр вакыт кирәк булачак, диде Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында.
Ул вакытта (автокемпинглар өчен инфраструктура булдырылганнан соң) без Европадан күп санда автокемперлар Россиягә килер дип өметләнә алабыз», — диде ул.
Ул вакытта, аның сүзләренчә, дәүләт комитеты алдында туристлар республикага «транзит» кына түгел, ә монда берничә төнгә тоткарланып калсыннар өчен барысын да эшләү бурычы торачак.