Башкорт корылтае 2021 елны Башкорт тарихы елы дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья башкорт корылтае 2021 елны республикада Башкорт тарихы елы дип игълан итү инициативасы белән чыкты. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Әлеге тәкъдимне Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә юллаганнар. Шунысын да искәртик: 2020 ел Бөтендөнья башкорт корылтае инициативасы белән республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан Башкорт теле елы дип игълан ителгән иде. Шулай ук Уфа шәһәренә нигез салынуга – 450 ел һәм академик, тарих фәннәре докторы, Башкорт дәүләт университеты профессоры... Читать дальше...