Актанышта «Ватаным Татарстан» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
(Актаныш, 17 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). «Ватаным Татарстан» газетасы журналистлары баш мөхәррир Гөлнара Сабирова белән Актаныш районына килде. Татарстан Республикасының иң мәртәбәле газетасы вәкилләренең Актанышка килүенең максаты мөхәррият үткәргән бәйгенең җиңүчеләрен тәбрикләү иде. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Моннан бер ел элек «Ватаным Татарстан» газетасы «Бу-минем туган авыл» бәйгесен игълан иткән иде. Чуракайдан Рамил Сәләхов «Игелекле авылдашым» номинациясендә җиңү яуласа, «Җир кешесе» номинациясендә Киров авылыннан Венера Сабитова беренче урынга лаек булды. Бүген Чуракай авылы сәхнәсендә газетаның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова җиңүчеләрне хөрмәтләп, сертификатлар тапшырды.
«Бәйгегә бик күп материаллар килде. Җиңүчеләрнең эшләрен үтә дә кырыс жюри бәяләде. Шунысын әйтәсем килә, бер генә районнан да ике җиңүче булмады, бары Актаныштан килгән ике язмага гына комиссия, бертавыштан, уңай тавыш бирде. Рәхмәт сезгә авыл тормышын шулай бар нечкәлекләре белән яктыртканыгыз өчен», — диде Гөлнара Сабирова.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов «Ватаным Татарстан» газетасы үткәргән «Бу-минем туган авыл» бәйгесе җиңүчеләрен котлады.
Чуракай мәктәбе директоры Рамил Сәләхов «Бу-минем туган авыл» конкурсына «Илнең терәге — ир-егеттә» язмасы белән катнаша. Язманың герое — авылдашларына, туган авылына һәрчак ярдәм итеп торучы Васил Вахитов бәйрәмгә дип махсус кайткан иде.