Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 17.12.2020

Путин: Россиядә ел ахырына кадәр хезмәт хакы 1,5 процентка артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Ел ахырына кадәр россиялеләрнең хезмәт хакы 1,5 процентка артачак, шул ук вакытта, РФ гражданнарының реаль керемнәре әлегә кими. РФ Президенты Владимир Путин туры элемтәдә шулай дип белдерде. «Россиялеләрнең хезмәт хакы ел ахырына кадәр 1,5 процентка артачак. Шунысы кызганыч, халыкның реаль керемнәре кимүгә таба бара», - дип белдерде Владимир Путин. Президенты сүзләренчә, реаль керемнәрнең кимүе 3 процентка якын тәшкил итәчәк. Бу шәхси эшкуарларның керемнәре азаю... Читать дальше...

Путин йомгаклау матбугат конференциясе турында: Кешеләрдән йөзләгән мең сорау килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Россия Президенты катнашындагы үтеп баручы елга нәтиҗәләр ясауга багышланган матбугат конференциясенә илнең барлык төбәкләреннән йөзләгән мең сорау килгән. Владимир Путин чара башланыр алдыннан шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, моннан алдагы елларда шундый күренеш күзәтелгән: хакимият вәкилләре, хәтта эфирда укырга өлгермәсәләр дә, Президентка юлланган хатларда күтәрелгән темаларга тиешле реакция белдергән. «Әлеге сорауларның саны йөзләгән меңгә җитә. Читать дальше...

Гыймалтдинов: Телевидение гражданнарның тавыш бирүдә активлыгын тәэмин итәргә булышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Телевидение Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә һәм Татарстан Президентын сайлауда гражданнарның активлыгын тәэмин итәргә булышты. Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе федераль дәүләт унитар предприятиесенең филиалы - «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов ТР сайлаучыларының «Минем тавыш» онлайн-форумында шулай дип белдерде. «Әлеге кампаниядә телевидениенең әһәмияте бик зур һәм җитди булды. Үзәк сайлау... Читать дальше...



Фәрит Гыйбатдинов истәлегенә аның туган авылында Корбан ашы узды

Tatar-inform.tatar 

(Чувашия, 17 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Чувашиянең Урмай авылында Фәрит Гыйбатдинов истәлегенә Корбан ашы узды. Мәҗлес «Гыйбатдинов укулары» конференциясенең икенче көнендә үтте. Урмай авылы мәдәният йортында Фәрит Гыйбатдиновның балалары, тормыш иптәше Вәгыйзә Гыйбатдинова, хезмәттәшләре, дуслары Корбан табыны артында җыелды. «Фәрит абый безнең арадан китмәде, аның җаны һәрвакыт безнең белән. Ул һәр эшен Аллаһ исеме белән башлады. Хәзер без догадан башка аңа бүтән берни дә бирә алмыйбыз. Читать дальше...

Путин Навальныйны агулау турында: "Кемгә кирәк ул?"

Azatliq.org 

Русия президенты Владимир Путин пәнҗешәмбе матбугат конференциясендә оппозиция лидеры Алексей Навальныйның агулануына бәйле сорауга җавап бирде. Аның сүзләренчә, әлеге очрак турында чыккан тикшерү артында АКШ күзләү хезмәтләре тора.

Кариев театры Сәхибҗамал Волжскаяга багышланган тамаша күрсәтте

Azatliq.org 

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында татар халкының беренче актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган "Яратып туялмадым" дигән спектакльнең премьерасы узды.



«Тарлан» («Алмачуар») фильмының беренче кадрлары журналистларга тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Тарлан» («Алмачуар») фильмының беренче кадрлары журналистларга тәкъдим ителде. Бүген «Татаркино» оешмасы үзенең быелгы эшчәнлегенә йомгак ясады. Татарстан халыкара проект буларак, Үзбәкстан белән берлектә «Сөмбел» фильмын чыгарды, Казахстан белән берлектә «Тарлан» («Алмачуар») фильмы буенча эш бара. Миләүшә Айтуганова фильм төшерү барышы белән таныштырды, фильмның исемен алыштыру сәбәпләрен ачыклап үтте. Аның әйтүенчә, бу башка төстәге өйрәтелгән ат сайлануы белән бәйле. Читать дальше...

Садыйков: Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучылар өчен тагын да ачыграк булырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучылар өчен тагын да ачыграк оешмага әверелергә тиеш. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Минем тавыш» онлайн-форумында шулай дип белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта ике төп тенденция күзәтелә: онлайн-формат һәм мобиль интернет факторлары үсеш кичерә. «Кешеләр контентны, нигездә, мобиль телефон аша куллана. Гражданнарның 60 проценттан артыгы мобиль интернеттан файдалана. Шунлыктан мәгълүмати кампанияләр... Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 94 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 94 яңа очрагы ачыкланган. Пациентларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «17 кеше хастаханәгә озатылган, 77 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (36 кеше), 50-60 (19 кеше) һәм 60-70 яшь (17 кеше) аралыгында ачыкланган. Коронавирус... Читать дальше...

Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча кино төшереләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча кино төшереләчәк. Бу яңалыкны Татарстан кинематографиясе эшчәнлегенә ел нәтиҗәләре ясаганда Миләүшә Айтуганова әйтте. «Бу минем өчен бик шатлыклы хәбәр. Мин татар классикасын экраннарга чыгару буенча эш алып барам. Мәдәният министрлыгының безгә шушы мөмкинлекне бирүе билгеле булды», — диде «Татаркино» оешмасы генераль директоры Миләүшә Айтуганова. «Без — кырык беренче ел балалары» ... Читать дальше...

Киләсе «Гыйбатдинов укулары»нда татар халкы этнографиясе өйрәнеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Чувашия, 17 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Киләсе елларда «Гыйбатдинов укулары» конференциясендә татарларның этнографиясен өйрәнергә тәкъдим ителде. Чувашиянең Урмай авылында Фәрит Гыйбатдинов истәлегенә багышланган концертта Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыкара журналистлар федерациясе әгъзасы Гамирә Гаделшина шундый фикер белән чыкты. «Конференция Фәрит Гыйбатдиновны искә алу, хатирәләр белән уртаклашуга кайтып калырга тиеш түгел. Истәлекләр югалмаячак, алар безнең йөрәкләрдә саклана. Читать дальше...

Әгъзам Гобәйдуллин кабат Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы рәисе итеп сайланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең яңа рәисе итеп кабат Әгъзам Гобәйдуллин сайланды. Бүген Казанда Муниципаль берәмлекләр советы XV съездында делегатлар аны ачык тавыш бирү юлы белән сайлады. Совет рәисе вазифасына Әгъзам Гобәйдуллин кандидатурасын озайтуны сорап, Яшел Үзән районы Түбән Карамалы бистәсе башлыгы Юлия Некрасова мөрәҗәгать иткән иде. Әгъзам Гобәйдуллин сүз алып, үзенә күрсәткән ышаныч өчен рәхмәтен белдерде. Читать дальше...

Миңнеханов «Татарстан шәһәр һәм район җитәкчеләре» китабын тәкъдим итүдә катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан шәһәр һәм район җитәкчеләре» дигән өч томлык басманы тәкъдим итүдә катнашты, чара Казанның «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Китап ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан татар һәм рус телләрендә дөнья күргән. Тиражы — 1 мең данә. Әлеге уникаль хезмәт Татарстан тарихын 1124 кешенең язмыш призмасы аша ачып бирә. Алар - үз вакытында шәһәр яки... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру эшен көчәйтергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру эшен көчәйтергә кушты. Бу күрсәтмәне ул Татарстан Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында бирде. «Нинди генә эш формасы булмасын, авыл халкына ярдәм күрсәтергә кирәк», — диде Президент.  Ул ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Әхмәтовның (авыл хуҗалыгы министры булган чакта) авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру буенча авыл җирлекләрендә киңәшмәләр үткәргәнен искәртте. Читать дальше...

Белгеч ышанычлы даруларны ничек сатып алырга икәнлеге хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Даруларның организмга зыянлы тәэсире булмасын өчен, аларны даруханәләрдә сатып алуың хәерле. Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Росздравнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Барыннан да элек, препаратларны бары тик даруханәдә генә сатып алырга кирәк», - дип искәртте спикер. Препаратларны интернеттан – тикшерелмәгән... Читать дальше...

Чувашиянең Урмай авылында Фәрит Гыйбатдинов исемендәге урам барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Чувашия, 17 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдиновның туган авылы Урмайда аның исемендәге урам барлыкка киләчәк. Бу турыда Фәрит Гыйбатдиновка мемориаль такта ачу тантанасында Чувашия Республикасының Урмай авылы җитәкчесе Минзәит Зәйнуллин әйтте. «Безнең авыл зур, яңа урамнар да барлыкка килә. Яңа урамга Фәрит Гыйбатдинов исемен бирәчәкбез. Карар кабул ителгән инде», — диде ул. Минзәит Зәйнуллин сүзләренчә, Фәрит Гыйбатдинов үз тормышын авыл халкына... Читать дальше...


Музыкальные новости
Тимати

Мама Тимати прошлась по интервью Шишковой: «Смотреть было брезгливо, но Аленка молодец»





Персональные новости
Михаил Булгаков

Михаил Булгаков спустя почти 100 лет сумел сказать правду о посольстве США. Благодаря ошибке посла Линн Трейси





Рөстәм Миңнеханов дүрт яшь татарстанлының Яңа ел теләген үтәячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясендә катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов дүрт яшь татарстанлының Яңа ел теләген үтәячәк. 13 яшьлек Арслан синтезатор турында хыяллана; 14 яшьлек Гаделгә Президент планшет бүләк итәчәк; 15 яшьлек Роман Яңа елга спорт сумкасы бүләк итүне сораган; 7 яшьлек Егорга исә Президент уенчык машина («Молния Маккуин») тапшырачак. Чара... Читать дальше...

Казанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга багышланган фотокүргәзмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген «Корстон» комплексында «Илкүләм проектлар: Татарстан-2020» фотокүргәзмәсе ачылды. Анда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру белән бәйле иң яхшы 150 эш тәкъдим ителгән. Фотокүргәзмәне Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, Татарстан муниципаль берәмлекләр советы, «Бердәм Россия» партиясе оештырган.   Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова күргәзмә икенче ел уздырылуын әйтте. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов иң яхшы җирлек башлыкларына машина ачкычлары тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җирлек җитәкчеләре - муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә 93 автомобиль һәм 17 урынлы җиде микроавтобус тапшырды. «Шундый күркәм традиция бар: без ел саен муниципаль берәмлек башлыкларына машина ачкычлары тапшырабыз. 10 ел эчендә 2,3 автомобиль бүләк ителгән. Безнең бурыч – илебез күләмендә лаеклы төбәк булу. Сезнең системалы рәвештә алып барган эшегез... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

ЭСК указала на ошибки главного арбитра дерби ЦСКА — «Спартак» Казарцева


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Ирина Шиманович

Шиманович пробилась в ⅛ финала теннисного турнира в Сен-Мало


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Институт СТЭИ при поддержке Комитета общественных связей и молодежной политики города Москвы реализует проект "Вода Москвы"





Путин в России и мире
Москва

«Ану-ка, девушки!»: какой была легендарная передача, которая вернется на ТВ


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

«Набей им морду, покажи им, что ты настоящий белорус». Лукашенко о поездке спортсменов на Олимпиаду




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Цинизм зашкалил: Елена Зеленская повеселилась в Киеве с герцогиней Эдинбургской


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

«Смотреть было брезгливо»: мама Тимати отреагировала на интервью Алены Шишковой



Москва

В Троицке сотрудники прокуратуры и Почты РФ высадили саженцы сосны в бору

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net