Рөстәм Миңнеханов авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру эшен көчәйтергә кушты
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру эшен көчәйтергә кушты. Бу күрсәтмәне ул Татарстан Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында бирде.
«Нинди генә эш формасы булмасын, авыл халкына ярдәм күрсәтергә кирәк», — диде Президент.
Ул ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Әхмәтовның (авыл хуҗалыгы министры булган чакта) авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру буенча авыл җирлекләрендә киңәшмәләр үткәргәнен искәртте.
«Оешкан рәвештә бу эшне алып бара идегез, пандемия дип туктатып тордык. Пандемиянең үз юлы, безнең үз юлыбыз. Бу юнәлештә эшне көчәйтүне сорар идем», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.