Чирмешән районының Туймәт авылында шугалак ясаганнар
(Чирмешән, 17 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Туймәт авылында шугалак ясаганнар. Туймәт авылында яшәүчеләр Рамил Кәримов чишмә буенда ясаткан күлдән җәен балык тотсалар, кышын аны шугалак буларак файдаланалар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Биредә кич белән дә шуарга мөмкин, яктырткычлар да куйганнар, тирәсенә саклагычлар урнаштырганнар. Боз өстеннән карны авыл малайлары үзләре чистарта. Шугалакка килүчеләр өчен авылдашлары Рамил Кәримов тимераяклар да алып куйган.