85 протоколов. Продукты и лекарства доставляются волонтерами по заявкам пожилых
Санитарно-эпидемиологическая ситуация в районе напряженная, но стабильная.
Санитарно-эпидемиологическая ситуация в районе напряженная, но стабильная.
Татарстан Югары мәхкәмәсе милли активистларның 2019 елгы Хәтер көнендә ясаган чыгышлары өчен Казанның Вахитов районы чыгарган штраф карарларын дөрес дип тапты.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). 27 һәм 28 ноябрьдә Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры «Мио, минем Мио!» спектакль премьерасын тәкъдим итә. Бу - XXXIII театр сезоны башыннан өченче премьера. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. «Мио, минем Мио!» спектакле Астрид Линдгренның шул исемдәге балалар повесте нигезендә эшләнгән. Спектакльне Санкт-Петербургтан чакырылган иҗади төркем әзерләде. Спектакльнең режиссеры — театр һәм кино актрисасы, театр режиссеры, педагог һәм театр тәнкыйтьчесе, В. Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан районнарында милли мәгариф оешмаларының техник җиһазланышын яхшырту мәсьәләсе тора. Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов журналистларга шул хакта әйтте. «Районнарда күп кенә милли мәгариф учреждениеләренең техник җиһазланышы түбән. Ул проект буенча иганәчеләрне дә эзләргә кирәк, Президент ни дәрәҗәдә ярдәм итә алыр… Укучыларга бирә торган белем... Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ"). «Хозур ТВ» YouTube рәсми каналына язылучылар саны 1 миллионнан артты. Каналдагы материалларны карау күрсәткече — 150 миллионнан артыграк. Сервиста тамашачылар проект чыгарылышларын, тапшыруларга анонслар, тормышка этәргеч бирүче видеороликлар карый ала. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Узып баручы елда «Хозур ТВ» телеканалы редакциясе меңнән артык мәгърифәтчелек, экстремистлыкка каршы һәм күңел ачу телевизион программа әзерләде. Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мөслим балалар бакчасы төбәктән чыккан күренекле шәхесләрне, яңа урыннарны өйрәтүгә өстенлек бирә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә районның «Миләшкәй» балалар бакчасы мөдире Ләйсән Харисова сөйләде. «Кызыклы проектлар күп, шулар арасында „Нәни экскурсоводлар“ проекты. Үзебездә елдан-ел яңа объектлар калкып чыга. Шул объектларны балалар тәрбиячеләр белән бергә барып өйрәнәләр. Һәрбер килгән кунакны, башка төркем балаларын, ата-аналарны таныштыралар», — дип белдерде. Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Соvid-19 инфекциясеннән дәваланып, инде терелеп килүче пациентлар когнитив функцияләр бозылуга зарлана. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Авыру кичергән кешеләр хәтер югалу, пространствода ориентлаша алмау һәм вакытны чамалап булмау турында сөйли. Шулай итеп, кеше арыганлык тоярга һәм «биш минутка» ял итәргә утырып, инде бер сәгать узганын сизмәскә мөмкин. «Кайчагында мин үземә яхшы билгеле булган әйбер исемен искә төшерә алмыйм. Кирәк булган урынга түгел... Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Хатын-кызлар ана капиталы акчасыын пенсия туплау өчен тотудан баш тарткан очракта, акчаны кире кайтарып ярты ел узганнан соң, башка максатларда файдалана алачак. Үзгәрешләр «Балалы гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме турында» 12 федераль законы маддәсенә һәм Россиянең аерым закон актларына кертелә. Бу хакта РИА Новости яза. Гамәлдәге закон буенча, ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга, бакча участогында йорт төзүгә, балаларны укытуга, айлык түләүләргә, әнинең... Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кукмараның 4 нче номерлы «Ләйсән» балалар бакчасында сабыйларны бишек җырлары җырлап йоклаталар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә балалар бакчасы мөдире Энҗе Мөхәммәдиева сөйләде. 139 бала йөри торган балалар бакчасы — Татарстанда туган телдә белем бирүче иң яхшы егерме балалар бакчасы исемлегендә. «Борынгы татар традицияләрен кертүне максат итеп куйдык. Балаларны татарча бишек җырлары җырлап йоклатабыз. Бу традиция 2019 елда кертелгән иде. Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында сабыйларны өс, баш, аяк киемнәрен милли орнаментлар белән бизәргә өйрәтәләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә балалар бакчасы мөдире Гөлзилә Ахунова сөйләде. 245 сабый йөри торган балалар бакчасы — Татарстанда туган телдә белем бирүче иң яхшы егерме балалар бакчасы исемлегендә. «Кибеттән алган дидактик уеннар гына түгел, тәрбиячеләр үз куллары белән уйлап чыгарган уеннар да кулланыла. Алар татар орнаментлары белән бәйле. Читать дальше...
(Чаллы, 25 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда урын өстендә яткан авыру әнисен кыйнап үтергән ир-атка карата суд хөкем карары чыгарды. Ир-ат сигез елга катгый режимлы колониягә хөкем ителде. Бу хакта шәһәр судында хәбәр иттеләр. Тикшерү фаразы буенча, ир-ат озак вакыт дәвамында үзенең авыру әнисен — икенче төркем инвалид хатын-кызны тәрбияли. Әни кеше бөтенләй хәрәкәтләнми диярлек, ул урын өстендә ята. 14 июнь төнендә ир-ат исерек була. Ул бүлмәгә кергән чакта әнисе урын-җир япмасын диваннан идәнгә ташлый. Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортазаның хатыны, автор-башкаручы Мәүлидә Мортазинага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «Әлеге дәрәҗәле исемне алу турында бүген иртән белдем. „Ватаным Татарстан“ газетасы журналисты Гөлгенә Шиһапова шалтыратып әйтте. Бу минем өчен зур казаныш, мин аны әнием белән әтиемә багышлыйм. Әнием исән-сау, әти, кызганыч, белмичә калды. Бүген көн дәвамында котлаулар кабул итәм. Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Лия Фәтхуллина). Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары өчен олимпиадалар, бәйгеләр исемлеген узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга арттырырга планлаштыра. Бу гомуми белем сыйфатына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Әлеге фикерне «Татар-информ» хәбәрчесенә Казанның 131 нче лицее директоры Әлфия Хәбибуллина әйтте. «Бәйгеләрне күбрәк керткән саен, гомуми белем бирүнең дәрәҗәсе шулкадәр күбрәк төшә. Барлык бәйгеләр һәм олимпиадалар, ни кызганыч, яхшы белем нигезе булып тормый. Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Төзелештә өлеш кертеп катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды» генераль директоры Константин Тимофеев белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. ТР Хөкүмәте Йортында узган чарада «Татарстан территориясендә өлеш кертеп төзүдә проблемалы объектлар төзелешен тәмамлау» турында фикер алыштылар, диелә хәбәрдә. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин... Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов фикеренчә, хезмәткәрме, коллективмы — үз эшенә нәтиҗәне, бәяне ишетергә тиеш. Шушы сүзләре белән ул туган телләрдә белем бирүче иң яхшы мәгариф оешмаларын бүләкләүнең әһәмиятен билгеләп узды. «Милли мәгариф учреждениеләрен бүләкләү хәзер кабат гамәлдә. Республикабызда 1,5 меңнән артык милли мәгариф... Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Яңа ел төнендә чыршылар куелган урам мәйданчыкларына бару өчен бернинди чикләүләр дә юк, чөнки саф һавада вирус йоктыру ихтималы аз. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте «Урамда вирус йокмый диярлек, чөнки бу ачык җир. Шуңа күрә Яңа ел төнендә ачык урыннарда, чыршы яннарында... Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус белән бәйле мәсьәләләр буенча халыкка консультация бирү өчен кайнар элемтә телефоны 25 ноябрьдән башлап тәүлек буе эшли. Консультацияне татар һәм рус телләрендә алып була. Татарстанлыларның сорауларына Лилия тавыш ярдәмчесе җавап бирә. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр итте. «8 (800) 222-59-00 номерына шалтыратып татарстанлылар коронавирус инфекциясе турында актуаль сораулар буенча консультация... Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан трассасында авариядә бер бала автокресло аркасында исән калган. Бу хакта «Татар-информ» га республиканың ЮХИДИ хезмәтендә сөйләделәр. Татарстандагы трассада йөк машинасы белән бәрелешкән җиңел машина пассажирлары автомобильдә кысылып калган. Авариядә «Лада» йөртүчесе һәлак булган, җиңел машинадагы өч пассажир имгәнгән. Республиканың ЮХИДИ хезмәтендә хәбәр итүләренчә, җиңел машинадагы пассажирлар арасында бер яшьлек бала да булган. Ул балалар автокреслосында утырган һәм зыян күрмәгән. Читать дальше...
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан» ). 5-7 декабрь көннәрендә Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узачак. Татарстан җыелма командасы данын яклаячак тагын дүрт көрәшче билгеле булды. Хәбәр иткәнебезчә, Россия чемпионатында Татарстан данын узган ел республика чемпионатында һәм быел Муса Җәлил турнирында җиңү яулаган көрәшчеләр яклаячак. Ике ярышта да җиңү яулаган көрәшчеләр бар иде, шуңа аларның Татарстан җыелмасына эләгүләре шик уятмады. Ә менә дүрт авырлыкта исә төрле көрәшчеләр җиңү яулаган... Читать дальше...
Вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда гаепләнүче элеккеге түрәгә прокуратура 12 ел төрмә сораган иде.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен контрольдә тоту буенча совет утырышы уздырды. Чара Татарстанның Хөкүмәт Йортында булды. Бу турында республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 2020 елның тугыз аенда Татарстанда законсыз әйләнештән 19 120 литр алкоголь алынган. Хокук бозу очракларының күбесе Казанда, Чаллыда һәм Түбән Кама районында булган. «Дәүләт алкоголь инспекциясенең административ... Читать дальше...
25 ноябрь – хатын-кызларга карата көч куллануга каршы көрәш көне. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда хатын-кызларның 30 проценты ирләре тарафыннан нинди дә булса физик яки сексуаль көч куллануга дучар ителә.
Башкортстанда Куштау шиханын яклаган активистларны мәхкәмә эзәрлекләүләре дәвам итә.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әзерләгән республика закон проекты гражданнар өчен имин һәм уңай тавыш бирү моделен булдырачак. Бу хакта сайлаучыларның «Минем тавыш» онлайн-форумының дүртенче сессиясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте. «Иртәгә Татарстан парламенты республиканың Сайлау кодексына төзәтмәләр кертүне караячак. Бу үзгәрешләрне тормыш үзе таләп итте. Оператив эшләү һәм федераль законнар сериясе кабул ителү аркасында,... Читать дальше...
Сегодня неподалеку от населенного пункта Бурметьево Нурлатского района произошел съезд автомобиля в кювет.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.