123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Новости за 25.11.2020

Татарстанда татар телендә белем бирүче иң яхшы 100 укытучыга грант биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда татар телендә белем бирүче иң яхшы 100 укытучыга 50 мең сум күләмендә грант биреләчәк. Бу хакта бүген Татарстанның Дәүләт Советында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. Ул бу грантның Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән кертелгәнен әйтте. Үз көчен башлангыч сыйныф укытучылары, татар теле укытучылары, татар телендә белем бирүче укытучылар сынап карый ала. Читать дальше...

«Салават күпере» журналының утыз еллык юбилеена кунакка блогер әниләрне чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Иртәгә, 26 ноябрьдә, «Салават күпере» журналының 30 еллык юбилеенда «Әни блогерлар» проекты катнашучылары да кунак булачак. Әлеге проект журналның инстаграм аккаунтында ел дәвамында барды. Бу хакта «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова сөйләде. «Без үзен төрле яктан күрсәткән әниләр белән атна саен очраштык һәм алардан балаларны тәрбиәяләү серләрен, туган телне саклап калу юлларын сораштык. Алар, шул рәвешле, блогларын алып барды. Читать дальше...

Электросталь шәһәрендә мөселман һәм татар җәмәгатьчелеге мәдәни үзәк ачарга җыена

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Электросталь шәһәрендә Мөселман мәдәни үзәге барлыкка киләчәк. Үзәк купфункцияле булачак. Монда намаз уку залы каралган, дини йолалар, дини укулар уздырылачак. Биредәге мөселманнарның дини оешмасы рәисе Илдар Нурисламов журналистларга үзәкнең киләчәктәге эшчәнлеге турында сөйләгән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Биредә конференцияләр, Татар яшьләре форумы эшчәнлеге, концертлар уздыру, язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар белән очрашулар, балалар өчен татар... Читать дальше...



Мөхәммәтшин: Татарстанның Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү — сайлауларны имин итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы республиканың Сайлау кодексына үзгәрешләр кертүне караячак. Алар «киләсе елда сайлау кампаниясен оешкан төстә һәм имин уздыру өчен» кирәк. Бу хакта Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин сайлаучыларның «Минем тавыш» онлайн-форумының дүртенче сессиясендә әйтте. Дәүләт Советы Рәисе белдергәнчә, 2021 елның сентябрендә VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак. «Республикадагы сайлаучылар теләге буенча... Читать дальше...

«Салават күпере» журналы бәйрәмендә «Минем Шүркә» бәйгесе җиңүчеләрен котлаячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Иртәгә, 26 ноябрьдә, 18.00 сәгатьтә «Салават күпере» балалар журналы редакциясе 30 яшьлек юбилей тантанасын билгеләп үтәчәк. Бәйрәмдә «Минем Шүркә» бәйгесе җиңүчеләрен дә тәбрикләп үтәчәкләр. Бу хакта «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова сөйләде. «Балалар «Салават күпере» үткәргән бәйгеләрдә бик теләп катнашты. Алар бүләкләрен марттан бирле көтә, чөнки үз вакытында тапшыра алмадык. Барлыгы иллегә якын эш кабул ителде. Читать дальше...

Башкортстанда Фәридә Кудашеваның йөз еллыгына багышланган җыр флешмобы башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстан Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Фәридә Кудашевага багышлап флешмоб уздыра. Ул «Фәридә Кудашеваның тууына йөз ел тулуга йөз җыр» дип атала. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә автономия рәисе урынбасары Альбина Хәлиуллина сөйләде. «Халыкка Фәридә Кудашеваның исемен таратыр өчен, җырчыбызга хөрмәт йөзеннән, әлеге флешмобны оештырырга уйладык. Флешмобта һәр кеше катнаша ала... Читать дальше...

Белгечләр Яңа ел корпоративларын уздырмаска киңәш итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе Яңа ел корпоративлары уздырудан баш тартырга киңәш итте. Бәйрәмне гаилә белән өйдә яки дачада, саф һавада уздыру хәерле. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте. «Бүген без корпоративларны мөмкин кадәр киметергә, аларны эш урыннарында уздырмаска киңәш итәбез», — диде спикер. Читать дальше...



Казанда кар чистарту өчен гаризаны кайнар элемтә аша биреп була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда кар чистарту мәсьәләләре буенча кайнар элемтә телефоннары эшли. Гаризаларны «Ачык Казан» сервисында калдырырга мөмкин. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Кар чистарту мәсьәләләре буенча Татарстан башкаласында яшәүчеләр түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә ала: Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары +7(843)555-07-96 (диспетчерлык, тәүлек буе) Вахитов һәм Идел буе районнары +7(843)264-35-00 (төзекләндерү бүлеге, 9.00-дән 18.00-гә кадәр)... Читать дальше...

Россиядә 1 һәм 2 гыйнварда алкоголь сатуны тыярга тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә 2021 елның 1 һәм 2 гыйнварында алкоголь сатуны тыярга мөмкиннәр. Бу турыда хат Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка җибәрелгән. Бу хакта инициатива авторы — «Аек Россия» проекты җитәкчесе Солтан Хамзаевка сылтама белән RT хәбәр итә. Тәкъдимнең максаты — яңа ел бәйрәмнәрендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә йөкләнешне киметү. Нәкъ менә 1 һәм 2 гыйнварда илдә ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итүчеләр саны арта. «Хамзаев белдергәнчә, төбәкләрнең сәламәтлек... Читать дальше...

Владимирда Татар мәдәнияте көннәре «Бәхет» үзәгенең 20 еллыгына багышлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Быел IX Владимирда «Татар мәдәнияте көннәре» өлкә фестивале «Бәхет» Татар милли-мәдәни үзәгенең 20 еллыгына багышланачак. Җирле татарлар белән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышлары 28 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә мәдәният йортындагы бәйрәм концертында узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә режиссер, сценарий язучы Индира Янбекова сөйләде. «Фестиваль ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уза. „Мирас“ иҗади студиябез чыгыш ясаганнан соң... Читать дальше...

Татарстанда территориаль сайлау комиссиясе әгъзаларына кандидатлар исемлеге төзелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе территориаль комиссияләр әгъзаларына кандидатуралар буенча тәкъдимнәр кабул итүне туктатты. Декабрьдә республикадагы барлык 65 территориаль сайлау комиссияләре (аларда 520 кеше исәпләнә) әгъзаларының вәкаләтләре вакыты төгәлләнә. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 10 сәяси партиядән, шул исәптән «Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия» һәм ЛДПР партияләреннән кандидатлар буенча тәкъдимнәр килгән. Читать дальше...

Яңа елдан Владимирда татар теле дәресләре укытыла башлаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Владимир өлкәсендә киләсе елның гыйнварыннан татар теленнән дәресләр укытыла башлаячак. Мәктәп программасы буенча атнасына бер тапкыр туган тел һәм туган әдәбият фәннәре укытылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә режиссер һәм сценарийлар язучы Индира Янбекова сөйләде. Индира ханым татар теле дәресләрен үткәрү мәсьәләсе Владимир өлкәсе хакимияте алдында күтәрелгәнен әйтте. «Мәгариф департаменты җитәкчелеге яңа елдан онлайн кушымтада татар теле дәресләрен үткәрергә рөхсәт бирде. Читать дальше...

Татарстанда битлек режимын 2022 елга кадәр озайттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Россиядә Covid-19 аркасында кертелгән барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайту турында карар имзаланды. Моңа битлекләр, антисептиклар куллану, социаль дистанцияне саклау керә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте. «Санитар кагыйдәләрнең үзгәрүе турында карар бар. Читать дальше...

Татарстанда йөк машинасы тайгак юлдан кюветка төшеп киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда йөк машинасы йөртүчесе тайгак юлда идарәне югалтып, юл читенә очып төшкән. Бу хакта юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте. Кичә Балык Бистәсе районында йөк машинасы йөртүчесе кар баскан юлдан барганда идарәне югалта һәм юл читенә очып төшә. Авариядә машина йөртүчесе зыян күрмәгән һәм хастаханәгә барудан баш тарткан.

Татарстанда юлларда куркыныч урыннарда иминлекне арттыру буенча эшләр үткәрелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда аварияләр күп була торган урыннарда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча эшләр үткәрелгән. Бу хакта Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде. Узган елда юл һәлакәтләре еш була торган 101 урын теркәлгән, шуларның җидесе — федераль юлларда, бишесе — төбәк әһәмиятендәге һәм 89ы — шәһәр-район юлларында. Авыр тән җәрәхәтләренә китергән юл фаҗигаләре килеп чыккан 186 куркыныч урын билгеле.  Мондый участокларда быел тиешле эш башкарылды. Читать дальше...


Музыкальные новости
Баста

Баста отметит свой день рождения концертом в Москве





Персональные новости
Артём Дзюба

Дзюба и Орзул встретились на шоу «Футбольная монополия»: как отреагировала телеведущая





Туган телдә белем бирүче иң яхшы егерме мәктәп һәм балалар бакчасы билгеләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда туган телдә белем бирүче иң яхшы егерме мәктәп һәм балалар бакчасы билгеләнгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советында бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшылары дип ачыкланган белем бирү оешмаларын бүләкләү тантанасында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. Конкурска барлыгы 93 мәктәп, 104 балалар бакчасыннан гаризалар кабул ителгән булган. «Комиссия әгъзалары, экспертлар танышып, үз фикерләрен әйттеләр. Рейтинг төзелде», — диде Илсур Һадиуллин. Читать дальше...

Татарстанда коронавирусның 76 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 76 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте. «Узган тәүлектә республикада коронавирусның 76 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, барлыгы 9 мең 924 очрак булды», — дип хәбәр итте ул. Татарстан сәламәтлек саклау... Читать дальше...

Вакцина ясатканнан соң коронавирусның ничек узуы билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Вакцинация кешене коронавирустан тулысынча сакламый, әмма ковидны җиңел формада уздырырга ярдәм итә. Бу хакта инфекционист һәм вакцинолог Евгений Тимаковка сылтама белән РИА Новости яза.   «Вакцинация иммунитет көрәшкә әзер булсын өчен ясала», — дип аңлатты белгеч. Шулай итеп Евгений Тимаков Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попованың вакцина коронавирус йоктырудан изоляцияләми, әмма авыруның катлаулы формасыннан һәм үлем куркынычыннан саклый дигән фикеренә җавап бирде. Читать дальше...

Нурлатцы в VI Национальном чемпионате «Абилимпикс» участвуют в дистанционном формате 

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В связи с пандемией коронавируса в этом году Национальный чемпионат по профессиональному мастерству среди инвалидов и лиц с ограниченными возможностями здоровья «Абилимпикс» проходит в дистанционном формате.

Алинә Заһитова 2021 елның язында Казанда чыгыш ясаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Алинә Заһитова, Евгения Медведева, Камилә Вәлиева һәм башка билгеле фигуралы шуучылар Казанда Этери Тутберидзеның «Чемпионы на льду» боз шоуында чыгыш ясаячак. Башта бу чара быелның март ахырында ук узарга тиеш иде, әмма үзизоляция режимы кертелү аркасында ул күчерелде. Шоуның яңа датасы — 2021 елның 2 апреле. Ул «Татнефть Арена»да узачак.

Спорт в России и мире
Москва

Тамбовские синхронистски заработали две медали на первенстве города Королёв


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Полина Кудерметова проиграла Плишковой в первом круге турнира WTA в Руане


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Брянский путешественник Игорь Шпиленок подготовил отчет о далекой экспедиции





Путин в России и мире
Москва

Путин всё знал, но никого не предупредил: Немцы обвинили Москву в прорыве израильского Купола


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Очередные кадровые назначения объявлены в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Владимир Зеленский подтвердил ракетный удар по аэродрому в Джанкое


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Владимир Высоцкий

Актриса Лужина рассказала правду о романе с Высоцким



Москва

«Мотомосква» ведет собственные поиски виновного в убийстве в Люблине

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net