Казанда Татарстанның халык артисты Равил Харисовны соңгы юлга озаттылар
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстанның халык артисты Равил Харисовны соңгы юлга озаттылар. Артист белән хушлашу чарасына аның туганнары, коллегалары, Мәдәният министрлыгы вәкилләре, иҗатын хөрмәт иткән тамашачылар килгән иде. ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин республика хөкүмәте һәм мәдәният министры исеменнән Равил Харисовның якыннарының тирән кайгысын уртаклашты. «Татарстан Республикасының мәдәнияте, җыр сәнгате гаять зур югалту кичерә. Читать дальше...