Казанда внедорожник әйләнеп капланган
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда внедорожник җиңел машина белән бәрелешкәннән соң әйләнеп капланган. Бу хакта юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте. Бүген иртән Җиңү Проспекты һәм Губкин урамы киселешендә юл-транспорт һәлакәте булган. Шаһитлар фотосында юл-транспорт һәлакәтендә ике джип һәм ике җиңел машина катнашканлыгы күренә. Джипларның берсе әйләнеп капланган. «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләүләренчә, иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә «Ленд Крузер» һәм «Дэу Матиз» бәрелешкән. Бәрелешкәннән соң внедорожник әйләнеп капланган һәм тагын бер җиңел машинага барып бәрелгән. Җиңел машина, үз чиратында, икенче бер внедорожникны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәтендә «Дэу Матиз» машинасы йөртүчесе һәм пассажиры зыян күргән. Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.