Бөгелмәдә «Көз биегәндә күңел җырлый» фестивале Өлкәннәр көненә багышланды
(Бөгелмә, 1 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). Бөгелмәдә беренче тапкыр «Көз биегәндә күңел җырлый» («Поет душа, танцует осень») фестивале уздырдылар. Фестивальне Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан татар мәдәният үзәге оештырды. Анда шәһәр һәм районның 13 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әби-бабайлары катнашты. Фестивальдә катнашучылар Бөгелмә сулыгы буендагы мәйданчыкка гаилә турында җырлый-җырлый килеп керде. Биредә олылар да, нәниләр дә бар иде. Төп эшне шәһәр һәм районның балалар бакчалары башкарган. Читать дальше...