Көзге чакырылышта Татарстаннан 3 мең егет армия сафларына алыначак
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Беренче октябрьдән Татарстан һәм бөтен Россия буенча көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Октябрь–декабрь айларында безнең республикадан армия сафларына өч меңнән артык егет озатылачак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте. «Бүген безнең илдә һәм республикада 2020 елның көзге чакырылыш кампаниясе эшли башлады. Россия Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә... Читать дальше...