Илсур Һадиуллин мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнде
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының яңа мәгариф һәм фән министры итеп Илсур Һадиуллин билгеләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта карарны имзалады. «Һадиуллин Илсур Гәрәевичны Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры итеп билгеләргә», диелә документта. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, алдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Рафис Борһанов башка эшкә күчү сәбәпле, аны республика вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры вазифасыннан азат итү турында боерык имзалаган иде. Читать дальше...