Татарстан җыр-бию ансамбле һәм Идел буе рус халык хоры Самарада уртак концерт куя
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). 26 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Петр Милославов исемендәге Идел буе рус халык хоры Самараның опера һәм балет театрында уртак концерт күрсәтә. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте. «Самара тамашачысына халык җырларының һәм биюләренең матурлыгын һәм бөеклеген күрсәтү өчен, ике Идел буе коллективы бер концерт программасында берләште», диелә бу хәбәрдә.