Токсиколог балаларга 14 яшькә кадәр гөмбә ашарга ярамавын әйтте
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балаларга 14 яшькә кадәр гөмбә ашау киңәш ителми. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина хәбәр итте. «Балаларга гөмбә ашарга ярамый. 14 яшьтән, организмның фермент системалары формалашкач, органнар олы кешенеке кебек эшли башлагач, фермент системалар шушы авыр ризыкны эшкәртә башлагач кына гөмбә ашарга була. Ә 14 яшькә кадәр тыела! Хәтта... Читать дальше...