Татарстан элемтә министрлыгы йөзләрне тану системы кертү кирәклеген белдерде
2019 ел башында кешеләрнең йөзләрен танучы FindFace системы Әлмәттә сынала башлаган иде.
2019 ел башында кешеләрнең йөзләрен танучы FindFace системы Әлмәттә сынала башлаган иде.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле. Премия унбишенче тапкыр тапшырыла. Бу хакта Әдәби премиянең оештыру комитеты хәбәр итә. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия быел «Язмышлар такыясы» шигырьләр җыентыгы өчен Сания Әхмәтҗановага, «Эт тырнагы» романнар җыентыгы өчен Фәрит Имамовка, «Там, где цветет шиповник» китабы өчен Ольга Кузьмичевага тапшырылачак. Кызыксындыру премиясе лауреатлары — «Ак фәрештә» шигырьләр җыентыгы өчен... Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). 28 сентябрьдә Казан федераль университетында физика өлкәсендә яшь галимнәр арасында Е. К. Завойский исемендәге премия тапшыру тантанасы узды. Быел премияне Казан федераль университетыннан техник фәннәр кандидаты Артем Александровка «Атом-төш-магнит каротажы приборларын эшләү һәм гамәлгә кертү» проекты өчен тапшырдылар. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Казан федераль университетының физика-математика фәннәре кандидаты Дарья Мельникова «Альфа... Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 14641 сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Эльмира Зарипова Татарстан Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә әйтте. «Пенсионерның төп кереме булып пенсия акчасы санала. Татарстанда 987 мең кеше картлык буенча пенсия ала, ә пенсиянең уртача күләме 14641 сум», — диде Эльмира Зарипова. Министр шулай ук... Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Эчке эшләр министрлыгы Юл кагыйдәләренә төзәтмәләр кертә. Алар буенча автомобильчеләргә яңа штрафлар салыначак. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. Яңа кагыйдәләр буенча, кыш көне җәйге резина, җәйге көне шиплы резина кую, шиплы шиннарны бер күчәргә генә кую, штатлы булмаган ксенонлы лампалар, фараларны чистарткычны эшләтмәү кагыйдә бозу булачак. «Руль идарәсен көчәйткеч гидросистемасында сыеклык агып тору»... Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 22 яңа очрагы ачыкланган, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ике кеше хастаханәгә озатылган, 20 кеше өендә дәвалана», - дип искәрттеләр министрлыкта. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (12 кеше) аралыгында теркәлгән. Шул ук вакытта, коронавирус белән авырып китүчеләрнең берсе балигъ булмаган бала, 80 яшьтән өлкәнрәк бер кеше дә юк. Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Октябрь аенда Казаннан Антальяга яңа чартер рейслары ачыла. Бу хакта Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә. 1 октябрьдән Azur Air авиакомпаниясе Антальяга туристик рейсларының чартер программасын арттырачак. Программа «язгы-җәйге навигациясе ахырына (ул 24 октябрьдә төгәлләнә) кадәр дәвам итәчәк», дип искәрттеләр һава аланында. Авиакомпания октябрь аенда әлеге юнәлеш буенча барлыгы 37 рейс оештырырга ниятли. Башка төбәкләрнең туристлары өчен Самара... Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан РФ Президенты Владимир Путинның илкүләм һәм стратегик бурычлар турындагы «204нче май указы» контекстында Россиянең гаммәви мәгълүмат чараларында иң еш телгә алына торган 3 төбәге арасына керде. Август ае өчен рейтингны «Медиалогия» компаниясе әзерләгән. Республика 29757,4 медиаиндексы белән икенче баскычта урнашкан. Беренче урында – Краснодар, өченчедә Приморье крайлары. Казанда Вознесенский трактын төзү эшләре 17 миллиард сумга төшәчәге һәм Зур Казан... Читать дальше...
За минувшие сутки в Татарстане зарегистрировали 22 новых случая коронавирусной инфекции.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Канаданың Монреаль шәһәрендәге «Мирас» үзәге вәкилләре һәм Торонто шәһәре татарлары «Татарча диктант» акциясенә кушылганнар. Аларга диктантны җырчы Лилия Хәйруллина яздырган. Торонто татары Фәридә Самерханова үзенә татарча диктант язу бик авыр бирелүе турында әйткән. Бу хакта «Мирас» мәдәни үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиевага сылтама белән Лилия Хәйруллинаның инстаграмдагы фан-клубы хәбәр итә. «Мирас» мәдәни үзәгенә йөрүче татарлар онлайн-диктант язуда өченче тапкыр катнашкан. Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Министрлар Кабинеты республика айныткычларындагы бер көннең бәясен билгеләде. Шул хактагы карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. «Махсус учреждениеләрдә җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән, мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнү һәм әйләнә-тирәдә ориентлашу сәләтен югалткан, медицина ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ булмаган затларга хезмәт күрсәтүнең норматив бәясен билгеләргә», - диелә документта. 2021 елда махсус учреждениедә бер көн «утырып» чыгу ... Читать дальше...
Илдәге чүп-чарның 90 процентыннан артыгы элеккечә полигон һәм чүплекләргә ыргытыла, мохиткә зыян килә.
Салкын тидерүләр арту һәм COVID-19 таралып китү куркынычы булу сәбәпле, мәктәп балаларыннан каникулларда өйләрендә яки дачада калуларын сорыйлар.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәү мэры Сергей Собянин 5-18 октябрьдә дәүләт балалар ял үзәкләре эшен вакытлыча туктатты, шул хактагы указ мэр сайтында дөнья күргән. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы хәбәр итә. «2020 елның 5 октябреннән шул ук елның 18 октябренә кадәр Мәскәү шәһәре башкарма хакимият органнары карамагындагы балалар ял үзәкләренең эшен вакытлыча туктатырга», - диелә документта. Собянин үз блогында билгеләп үткәнчә, шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләре дә ике атнага үз эшен туктатып торачак. Читать дальше...
Вчера в Казани состоялся финал Республиканской творческой программы для юных музыкантов «Звезды из завтра».
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Кичә Казанда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә «Казан кичләре» концерты үтте. «Казан кичләре» концертының үзенчәлеге — артистларга алып баручы да, тамашачылар да интервью рәвешендә сораулар бирә. Проектны «BEZ» телеканалы оештыра. «Концерт барышында җырчыларга бирелгән сорауларның темасы бик киң. Җырчылар берсе дә сорауларны алдан белми. Сәхнәдә чыгыш ясарга әзерләнүче артистлар җырлаулары өчен түгел, нәкъ менә: „Ничек җавап бирермен микән?“... Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Быел Россиядә бодай уңышы рекордлы 2017 елдан соң күләме ягыннан икенче булды. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәрендә шулай диелә. «Сентябрь уртасына булган мәгълүматлар буенча, бодайның тулаем җыемы рекордлы 2017 елдан соң күләме ягыннан икенче урынга күтәрелде һәм ул 82,9 миллион тонна тәшкил итә», - диелә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәрендә. РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут Новороссийскида 2020/2021 елгы сезонда бөртекле культураларны... Читать дальше...
Несмотря на все жизненные трудности и преграды, которыми «богат» нынешний 2020 год, в людях продолжает жить доброта, взаимопомощь.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда шәһәр камераларын кеше йөзләрен һәм дәүләт номерларын тану системасы белән җиһазландыру ихтыяҗы бар. Бу хакта республика Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Тулаем алганда, Татарстанда шәһәр видеокүзәтү системасын үстерү перспективасын караганда, без видеокамераларны интеллектуаль мөмкинлекләр белән тәэмин итү һәм аларны шәхесне идентификацияләү яки дәүләт номерларын... Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны ике-өч атнадан соң артырга мөмкин. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы Икътисади тикшеренүләр үзәгенең статистика һәм модельләштерү буенча эксперты Агаси Тавадянга сылтама белән хәбәр итә. «Вазгыять уңай якка үзгәргән очракта бер атнадан соң коронавирус инфекциясен йоктыручылар һәм аннан вафат булучылар саны кими башлаячак, Россия ике-өч атнадан әлеге күрсәткеч буенча иң югары ноктага җитәчәк», - диде Тавадян. Читать дальше...
Вчера в Казани прошел финал Регионального этапа Всероссийского конкурса профессионального мастерства работников сферы воспитания и дополнительного образования «Воспитать человека».
Прием Людмилы Рыбаковой пройдет 6 октября.
Үлүчеләрнең яртысы дөньяның өч иленә туры килә.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Банк оешмалары клиент счетыннан акчаны бары тик карта хуҗасы ризалык биргән очракта гына күчерергз хокуклы. Әмма банкка акчаны күчерү мөмкинлеген бирә торган искәрмәләр бар, әйтик, суд карары буенча, клиент ризалыгыннан башка банк клиент рөхсәтеннән башка акча күчерә ала, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына «Позиция Права» юридик компаниясенең идарәче партнеры Егор Редин. Бу хакта РИА Новости яза. «Еш кына клиент кредит килешүенә кул куйганда банкка акчаларны акцептсыз... Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Әлмәтнең Мәдәният йорты директоры Валерий Саматов һәм шул ук мәдәният йорты солисты Людмила Кувшинова Беренче каналда «Могҗизалар кыры» тапшыруында катнашты. Бу турыда мәдәният йортының Инстаграм аккаунтында хәбәр ителә. Әлмәтлеләр «Могҗизалы кыры» тапшыруында Татарстанны тәкъдим иткән. Шулай ук алар тамашаны алып баручы Леонид Якубович белән фотога төшкән. Уен нәтиҗәләрен 16 октябрьдә 19.40 сәгатьтә белеп булачак.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.