Спас мөхтәсибәте Үзәк мәчет янына җиләк-җимеш агачлары утыртты
(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Узган атна ахырында Болгар шәһәренең Үзәк мәчетендә өмә оештырылды. Әлеге чарада мәхәллә активистлары, район яшьләре, Болгар ислам академиясендә укучылар катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров өмәдә катнашучыларга күптәнге хыялын җиткерде: ул мәчет янын чистартып, җиләк-җимеш агачлары утыртырга тәкъдим итте. Җыелган халык туфракка ашламалар кертеп, җирне йомшартты һәм төрле сортлы 25 төп алмагач һәм груша утыртты. Читать дальше...