Рөстәм Миңнеханов Казахстанда «КАМАЗ» яңа заводы нигезенә беренче ташны салды
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Костанай шәһәрендәге «КАМАЗ» йөк техникасы детальләре өчен чуен кою заводы нигезенә беренче ташны салу тантанасында катнашты. Чарада Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Завод «КАМАЗ» цилиндрлары һәм двигательләре блокларын, шулай ук мостның картерын җитештерәчәк. Моннан тыш, монда «КАМАЗ» автомобильләренең төрле серияләре өчен запас частьлар заводын төзү планлаштырыла. Читать дальше...