Россиядә коронавируска каршы көрәшүче табибларга өстәмә түләү турында сөйләшәчәкләр
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында медицина ярдәме күрсәтү буенча табиблар эшенә яңа алымнар кертү, шулай ук медикларга өстәмә түләү системасын камилләштерү турында дискуссия булырга мөмкин. Фикер алышуны Россия Хөкүмәтендә үткәрү планлаштырыла. Бу турыда үз чыганагына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Медицина җәмгыяте вәкилләренең Covid-19 пандемиясе шартларында медицина ярдәме күрсәтү һәм медперсонал эшен оештыруның яңа алымнары турында фикер алышу, шулай ук яңа коронавирус инфекцияле пациентлар белән эшләгән өчен медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләрне исәпләү принцибын камилләштерү тәкъдиме буенча Хөкүмәт мәйданчыгында фикер алышу турында билгеле», — дип аңлатма бирде чыганак.
Аның мәгълүматлары буенча, бу чара киләсе атнада узарга мөмкин.