Нурлатцы приняли участие в Республиканском форуме
24 и 25 сентября в Казани проходил Республиканский форум молодых семей «О-чаг».
24 и 25 сентября в Казани проходил Республиканский форум молодых семей «О-чаг».
(Апас, 27 сентябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апас районы мәгариф бүлеге, мәктәпләр, аграр көллият коллективы ярминкәне оештыруда зур өлеш кертте. Нәтиҗәдә, аграр көллият коллективы кабатланмас ярминкә мәйданчыгы әзерләгән өчен беренче урынга лаек булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Аграр көллият җитәкчесе Фаил Курамшинга Диплом һәм кубок тантаналы шартларда тапшырылды.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). 28 сентябрьдә Менделеевскида йортларга җылылык бирелә башлый. Хәзер шәһәрдә җайга салу эшләре бара. Бу турыда «Менделеевские новости» газетасы хәбәр итә. Шәһәрдә ягып җылыту сезоны узган атнада башланды. Беренче итеп, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җыллык җибәрделәр. «Идарәче компания»дә белдерүләренчә, җылылык бирү өчен йорт буенча җаваплы кеше идарәче компаниягә гариза бирергә тиеш. Тулырак мәгълүмат өчен 8 (855) 492-41-01 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.
(Әлки, 27 сентябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»), Әлки районының Базарлы Матак бистәсендәге «Каенкай» балалар бакчасы янында машиналар кую өчен мәйданчык ясалачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Балаларын бакчага йөртүче әти-әниләр район җитәкчеләренә машиналарны калдырып торырга урын булмау турында зар белдергәннәр иде. Ә менә тукталыш ясар өчен бакча урамында урын кысанрак. Һәм менә тиздән бу бакча янында автомобильләр өчен шундый мәйдан булачак. Ул урынны америка өрәңгеләреннән чистартканнар. Читать дальше...
(Буа, 27 сентябрь «Татар-информ», « Байрак »). Буа районының Иске Тинчәле авылының 350 еллык зур юбилеена багышланган бәйрәм бүген мәктәп янындагы мәйданчыкта узды. Анда авылның олысы-кечесе җыелды, читтә яшәүчеләр дә күп кайтты. Бәйрәм кунагы Алмаз Хәмзин дә пылау белән сыйланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Авыл җирлеге башлыгы Гөлия Шакирова бәйрәмне инициаторы булган һәм оештыруга зур өлеш керткән Казаннан Рәүф Ибраһимовка, иганәчеләргә, һәр катнашучыга рәхмәтен җиткерде. Күп котлаулар яңгырады... Читать дальше...
Татарстан мөфтияте 26 сентябрьне гошер сәдакасы көне дип билгеләп үтте. Республикада гошер җыю белән бергә, аны алучы мохтаҗ гаиләләрнең саны да ел саен меңнән арта. Гошер алган авыру балалы гаиләләр үзләренә хәйрия фондларының дәүләттән күбрәк ярдәм итүен әйтә.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Арча урманчылыгының Тукай участогы территориясендә файдаланып булмый торган агачны җыю эшләре дәвам итә. Бу турыда Т атарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Хәзерге вакытта Тукай участогының 23нче кварталында эш алып барыла, 8 кеше җәлеп ителгән», — дип сөйләде «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ директоры урынбасары Ильяр Васильев. Аның сүзләренчә, агымдагы елда Арча урманчылыгы территориясендә барлыгы 71 га мәйданда файдаланып булмаган агачны җыю эшләре башкарылачак. Читать дальше...
Каршылык чарасы узарга тиешле Ирек мәйданында җәмәгать транспорты туктамады.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.