Фаил Шәфигуллин турында хатирәләр: «Фаил блокноты, Ишморат хаты» — «Безнең мирас»
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», «Безнең мирас» , Эльмира Шәрифуллина). Фаил Шәфигуллинның архивы Казанның Милли музеенда саклана. Мин аны 1989 елда музей хезмәткәре, Фаилнең якташы Рәмзия Абзалина тәкъдиме белән тапшырган идем. Берничә блокнотын, күп адреслар, күп кенә исем-фамилияләр язылганга күрә, суд эшләренә кирәк булса, дип, архивка бирмичә калдырдым. Фаилнең вафатына утыз тугыз ел тулган көннәрдә ул блокнотларны менә тагын бер кат җентекләп карап утырам һәм тагын игътибарга лаек булырдай фикерләр, сүзләр табам. Читать дальше...