Һәр тамашачыны спектакльдә катнаштыра алучы «Шәһәрлеләр театры» фестивале башлана
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда таксистлар һәм педагоглар, шулай ук, Иннополис халкы белән спектакль эскизлары иҗат ителә. «Шәһәрлеләр театры» фестивале тамашачыны үзенчәлекле проектларга чакыра. Бүген Милли китапханәнең «MOÑ» театр мәйданчыгында журналистларга «Живой город» заманча сәнгать фондының театраль проектлары турында сөйләделәр. Теләге булган һәр тамашачыны спектакльдә катнаштыра алуны күздә тоткан фестиваль өч блоктан тора. Беренче блок — «Город АРТ-подготовка» театраль лабораториясе. Читать дальше...