Аксубайда робототехника буенча ярышлар узды
(Аксубай, 30 ноябрь, «Татар-информ», «Аксубай») . В. Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе базасында робототехника буенча ярышлар узды. Чарада 4 команда — бистәнең үзәк мәктәпләре укучылары катнашты. Бу хакта район газетасы яза. Әлеге ярышлар районда беренче тапкыр үткәрелә. Алар киләсе елда узачак республика фестивальләренә әзерлеккә этәргеч булачак. «Киләсе ярышларга җитдирәк карарга кирәк булачак. Техникада нинди дә булса хаталар барлыкка килгән очракта, ахыр чиктә беренче булу өчен, аларны тиз арада төзәтә белергә кирәк», — диде мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Николай Еграшкин. Бу юлы ярышлар программасы кыска булды: траектория һәм лабиринт. Укучылар, компьютер түгәрәкләрендә катнашучылар, җанланып һәм күзләрен очкынландырып, һәр биремне үтәргә керештеләр. Уенчыларның берсе мәйданчыкта булган арада, аның өчен калганнары «җан атты». Ярыш йомгаклары буенча гомумкоманда зачетында беренче һәм өченче урыннарны 3 нче Аксубай мәктәбе командалары алды, икенче урында В. Г. Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәп командасы.